Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Гүзәл затларны хөрмәтләделәр

7 мартта район мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты узды

.
Мәдәният йорты бу көнне "кешелекнең гүзәл яртысы" патшалыгына әверелде. Фойеда район авыл җирлекләреннән алып килгән оста куллар тудырган кул эшләреннән күргәзмә оештырылган иде. Бәйрәмне "Хатын-кыз - район байлыгы һәм горурлыгы" дип аталган беренче номинация ачып җибәрде, шушы мактаулы титулга Наилә Мирас кызы Закирова ия булды. 26 елдан артык ул җаваплы пост биләде - район башлыгы урынбасары булып эшләде, берүк вакытта хатын-кызлар советын әйдәде. Быел аның юбилее булып узды, лаеклы ялда булуына карамастан, аның идеяләре һәм акыллы киңәшләре бик күп. Аңа дипломны, чәчәк бәйләме һәм бүләкне район башлыгы Вячеслав Козлов тапшырды. Район башлыгы залдагы барлык хатын-кызларга да котлау сүзләре ирештерде. Ул җәмгыятьтә хатын-кызның һөнәри эшчәнлегенең зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады, "кадерле хатын-кызларга" бәхет, гаилә иминлеге, һәрчак матур булып, яратылып яшәүләрен теләде. Аннан соң сәхнәгә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының зона турында җиңү яулаган Венера Носкованы (Чуаш Чабаксарыннан) чакырдылар. Күп балалы ана буларак, ул ике дәүләт бүләгенә: "2 дәрәҗә аналар медале" һәм "Ана даны" медаленә лаек дип табылган. Ире, балалары, оныклары белән сәхнәгә чыккан Венера үзенең 28 кешедән торган ишле, тату гаиләсе, балаларын ничек тәрбияләве, күп балалы ана булуның нинди зур бәхет икәнлеге турында сөйләде. Ул һәм ире Петр - "Илем" чуаш халык ансамбленә нигез салучылар да, 30 елдан артык алар шул ансамбль составында чыгыш ясыйлар. Үз халкының мәдәниятен һәм мәхәббәтен алар балаларына һәм оныкларына тапшыра алганнар. Ике киленнәре дә "Илем" дә җырлый. Шунлыктан Носковларның музыкаль гаиләсе тулы составта чуаш халык җырларын һәм биюләрен башкарды, "Илем" ансамбле дә аларга ярдәм итте.
Аннан сәхнәгә әлеге конкурсның зона турында катнашучылар (2) чыкты. "Минем язмышым-минем Һөнәрем" номинациясе буенча тәкъдим ителгән Яңа Иванаево башлангыч мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Наталья Сударкина үзенең конкурс программасын күрсәтте. "Хатын-кыз - өченче яшь героинясы" номинациясендә Чаллы Башы авылыннан педагогик хезмәт ветераны Фирдәүсә Вафинаның педагогик хезмәт стажы - 35 ел, лаеклы ялда булуына карамастан, ул җәмәгать эшләре белән бик теләп шөгыльләнә, "Талир тәңкә" ветераннар ансамбле солисткасы. Район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов икесенә дә чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырды.
Күптән түгел икенче балалары дөнья күргән әниләргә ана капиталы сертификатларын тантаналы төстә тапшыруны да нәкъ менә бәйрәм көненә туры китергәннәр. Әдәмсә авылыннан Алия Нестерова, Красный Октябрь поселогыннан Татьяна Мазилина һәм Горшково авылыннан Светлана Митрофанова сәхнә түренә тормыш иптәшләре һәм балалары белән күтәрелделәр. Район прокуроры урынбасары Рушан Гарифуллин аларны җылы котлап, сертификатлар тапшырды.
Әлбәттә, үз эшләренең осталары булган хатын-кызларны да хөрмәтләделәр. "Авыл хуҗалыгы хезмәтчәне" номинациясендә "Сөт иле" "Яңа Чишмә" ҖЧҖнең машина белән сыер саву операторы Резидә Хәмзинаны атадылар, "Хатын-кыз - бизнес-леди" номинациясендә - "Архангельское" КФХ башлыгы Татьяна Белоглазова, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов бәйрәм белән котлап, аларга изге теләкләрен җиткерде. "Хатын-кыз -җәмәгать эшлеклесе" номинациясендә җиңүчеләр : "Россия пенсионерлары берлеге" ТРБның Яңа Чишмә бүлеге рәисе, "Селяночка" ветераннар ансамбле әйдәп баручысы Анастасия Козлова һәм Акъяр авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре, АҖ хатын-кызлар Советы рәисе Рәсимә Минабетдинова. Сүз уңаенда, Рәсимә Галимҗан кызының ул көнне гомер бәйрәме - туган көне дә иде.
Ир-егетләр исеменнән сәхнәдә аларны район ветераннар Советы рәисе Александр Скоков котлады.
Үз һөнәри эшчәнлекләрендә иң-иңнәре булган тагын өч хатын-кызны билгеләп үттеләр. Алар "Хатын-кыз - төзүче", "Хатын-кыз -профессионал" һәм "Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият" номинацияләрендә "Төзүче" ҖЧҖ дә бизәкләү эшләре остасы Гөлсинә Хафизова, техник инвентаризация ясау бюросы җитәкчесе Галина Козлова һәм Архангел мәдәният йорты директоры Наталья Таротина. Куйган хезмәтләре, һөнәри осталыклары өчен рәхмәт сүзләре белдереп, район мәгариф бүлеге мөдире Александр Еронтьев барысына да бүләкләр тапшырды. Ниһаять, "Хатын-кызлар кулы тудырган гүзәллек" конкурсы җитәкчеләренең исемнәрен атадылар, фойедагы кул эшләре күргәзмәсе бәйрәм кунакларын таң калдырды. РҮХ баш табибы Рәфис Вафин гүзәллек тудыручыларның осталыгына һәм фантазиясенә, эшләү нечкәлекләренә соклануын белдерде. Жюри Черемухово Бистәсеннән Татьяна Максимованың эшләрен югары бәяләде, Рәфис Вафин аларга бүләкләр тапшырды. Әлбәттә, бәйрәм тантанасын Ирина Слимова, Любовь Коновалова, Илсөяр Дәүләтшина,Юрий Киселев, Максим Сальцин, "Мизгел" вокал төркеме, "Селяночка" ветераннар ансамбле башкаруындагы чыгышлар ямьләде. "Шешминка" бию ансамбле (өч яшь төркеме дә) күп итеп матур биюләр башкарды. Күп балалы ана Ольга Карпова башкарган "Помолимся за родителей" дип аталган җыр күңелләрне нечкәртте, ул "Энҗе нечкәбил - 2016" һәм Өмет. Ышаныч. Ярату" халыкара гаилә династиясе фестивале җиңүчесе дә. Күңелле, язга, әниләргә һәм хатын-кызларга багышланган чыгышлар, әйбәт сценарий беркемне дә битараф калдырмады, чыгышлар көчле алкышларга күмелде.
Бәйрәм шәп булды, бу бәйрәм чыгымнарын (бүләкләр) "Бердәм Россия" БСП-нең җирле бүлеге (башкарма комитет җитәкчесе Зөлфия Бикбова) һәм эшмәкәр Рамил Нуртдинов үз өстенә алды, район җитәкчелеге аларга моның өчен рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев