Безнең республикада "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы https://uslugi.tatarstan.ru/open-gov инде менә 5 елга якын эшли.
"Халык контроле" системасында "Юл төзелеше", "Инвалидлар өчен кулай мохит", "ТКХ", "Браконьерлык", "Мәгариф", "Сәламәтлек саклау","Хезмәт хакын үз вакытында түләмәү","Экология" һ.б. кебек 54 категория бар. Система даими рәвештә яңадан тикшерелә һәм популяр булмаган категорияләр, кулланучыларга эшне җиңеләйтер өчен, системадан алына. Халык алдында карау өчен ябык категорияләр дә бар (мисал өчен, "Экстремизм" яки "Алкоголь продукциясен законсыз сату"). "Экстремизм" категориясенә керүче мөрәҗәгатьләр ЭЭМ-да тирәнтен тикшерелә һәм мөрәҗәгать итүчегә проблемаларны хәл итү барышы турында электрон почта аша хәбәр итә.
Заявканы рус телендә дә, татар телендә дә җибәрергә мөмкин. Бер генә заявка да хәл ителмичә калмаячак. Әгәр дә заявка бирүче проблеманы хәл итү сыйфаты белән килешмәсә, заявканы эшкә кайтарырга мөмкин.
"Халык контроле" дәүләт хезмәтләре порталында урнашкан, теркәлү бушлай. Интернеттан файдаланучы теләсә кем системадан файдалана ала. Мөрәҗәгатьне бастырып чыгару өчен картада проблемалы урынны күрсәтергә (фотога төшерсәң яхшырак) һәм 2-3 җөмлә белән проблема турында язарга кирәк. Заявка 10 көн эчендә хәл ителәчәк, әмма практикада сроклар төрлечә булырга мөмкин.
Заявканы хәл итү барышын, барлык этапларны сайттан күзәтергә мөмкин, шулай ук аның хәл ителешенә бәя дә бирә аласыз.
"Халык контроле" системасы мобиль кушымта сыйфатында да бар. Интернет белән эш итә белмәүче кешеләр (843)236-41-80 телефоны буенча шалтырата алалар, "Халык контроле" системасы кагыйдәләренә туры китереп, заявканы теркиләр.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев