Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Халыкның хезмәт активлыгы -авылда мул тормыш нигезе

31 гыйнварда Шахмай АҖ Советының киңәйтелгән утырышында Шахмай авылы халкы катнашында авыл җирлегенең 2017 ел өчен эшенә нәтиҗә ясалды һәм 2018 елга бурычлар куелды.

Утырыш башланганчы җирле үзешчән сәнгатьтә катнашучылар көче белән әзерләнгән зур булмаган концерт күрсәтелде, авыл җирлегенә керүче авыллар тормышы турында күргәзмә оештырылган. Утырыш АҖ башлыгы Ильяс Гаризовның отчет тотуы белән башланып китте. Юл картасына керүче 22 күрсәткечтән нибары 6 пункт кына үтәлмәгән. Бюджетның керемнәр өлеше 9 % ка арттырып үтәлгән, ТКХ хезмәтләре өчен түләүләр 107 % ка үтәлгән. 2017 елның гыйнвар җыенында күтәрелгән Шахмай һәм Чертуш авылларын "Чиста су" республика программасына тоташтыру мәсьәләсе хәл ителми калган. Чертуш авылында мәчет өчен янкорма төзелеше 2017 елда "Рухият һәм мәдәният" номинациясендә "Лукойл" "РИТЭК" ПАҖ Гранты акчасына (200 мең сум) башкарылган.
- Соңгы 4 елда республика программалары буенча (клубларга, балалар бакчаларына капиталь ремонт, ФАП төзелешенә, юлларга, "Чиста су", урамнарны яктыртуга) Шахмай АҖ гә 137 млн. сум салынган иде, - диде район башлыгы Вячеслав Козлов. - 2017 елда Шахмайда балалар бакчасына капиталь ремонт ясалды, үзәк урамдагы 1 км арага вак таш салынды, кибет төзелде, Чаллы Башы авылында 1 км юлга асфальт түшәлде.
Быел Шахмайда клубка капиталь ремонт, АҖ башкарма комитеты бинасын төзү көтелә. Үз чыгышында район башлыгы алда да авылны, йорт яны территорияләрен төзекләндерү кирәклегенә юнәлдерде, узган Экология елында АҖ дә төзекләндерү буенча барлыгы 5 административ беркетмә төзелүен билгеләп үтте. Ә менә тискәре тенденция буларак ул авыл халкының картаюын, яшьләрнең авылда калмавын, димәк, балалар да аз тууын, торакның аз төзелүен әйтте.
- Әмма шуңа да карамастан, Шахмай авыл җирлегендәге авыллар нык һәм иркен тормышлы, бу, барыннан да бигрәк, халык хезмәте аркасында, - диде ул.
Шахмайлылар күпләп терлек асрый, мини-фермалар төзүгә, сыерлар һәм буаз таналар сатып алуга, сөт саву аппаратлары бәяләрен каплауга республика программаларыннан актив файдалана. 2016 елга караганда ШЯХ кредитлары азрак алынса да, бу күрсәткеч башка АҖ-ләргә караганда 100 йортка күбрәк.
ШЯХ-да җитештерелгән продукцияләрне сатудан халык керемнәре елдан-ел арта: 2017 елда - 155,8 млн. сум. Сөт 657,79 тонна тапшырылган, 2016 елга караганда 123 тоннага күбрәк. Дүрт һәм аннан да күбрәк савым сыеры булган 8 хуҗалыкка 50 х 50 программасы буенча җәен саву аппаратлары тапшырылган.
АҖ-дә дүрт гаилә фермасы бар. Шахмайда Илдар Гарифуллинның гаилә фермасы актив үсеш ала. - Гаилә фермаларының санын арттыру өчен барлык шартлар да бар, шуңа күрә 2018 елда алар күбрәк булыр дип өметләнәбез, - диде Ильяс Гаризов.
2017 елда АҖ-дә 3,481 млн. сумлык төрле субсидияләр кергән, бу бер йорт хуҗалыгына 7786 сум тәшкил итә. "Агро-Основа" ҖЧҖ филиалыннан пай җирләре өчен печән һәм бөртек фуражы бүлеп бирү ШЯХ-ны азык белән тәэмин итүдә зур ярдәм булып тора. Болардан тыш, райондагы иң эре агрофирма филиалы күпчелек шахмайлыларга даими эш урыны да әле.
Гомумән, 2017 елда МЭТ, сыерлар һәм сарыкларның баш саны берникадәр кимү белән булса да (1 %) сакланган.
АҖ-дәге 447 йортта: МЭТ - 1249, сыерлар - 610, сарыклар һәм кәҗәләр - 695, кош-кортлар - 3523, умарталар - 311, атлар - 39.
АҖ-дә терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча эш яхшы алып барыла: ШЯХ-дә 134 баш сыер орлыкландырылган.
Үзара салым буенча 2017 елда 360 мең сум акча җыелган, шуңа 1 млн. 440 мең сум өстәлгән. Акчалар урамнарны, зиратны төзекләндерүгә, ККК полигоннарын тотуга, юлларны кардан чистартуга тотылган.
Халыкны сөт бәясенең түбән булуы, АҖ территориясендә банкоматлар урнаштыру мөмкинлеге булдыру кебек сораулар борчый. Алар Вячеслав Козловтан Шахмайдагы иске суүткәргечнең калган өлешен алыштыруда булышлык күрсәтүен сорадылар.
Җыенда шулай ук Шахмай мәктәбе, "Агро-Основа" ҖЧҖ, район прокуратурасы җитәкчеләре, ОНД, полиция бүлеге вәкилләре дә үзләренең информацияләре белән чыгыш ясадылар.
Соңыннан АҖ башкарма комитетыннан Шахмайда яшәүче юбилярларга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды, ШЭ Ш.Х. Динушовтан авылдагы иң яхшы сөт тапшыручылар - А.А. Гатинга, Р.Н. Гыйләҗетдиновка, М.З. Хикмәтуллинага истәлекле бүләкләр бирелде. Э.Н. Енгулатовка район башлыгының Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырылды.
1-2 февральдә Чаллы Башы һәм Чертуш авылларында халык җыеннары үтте.
Ольга Иванова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев