Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Һәр җирдә дә тәртип булырга тиеш

Төзекләндерү буенча икеайлык кысаларында район башлыгы Вячеслав Козлов үз урынбасарлары белән Яңа Чишмә авыл җирлеге территориясен карап чыккан.

Урамнарның торышын, йорт яны, шулай ук учреждение һәм оешмаларның территорияләрен төзекләндерүне карап чыкканнан соң, район башлыгы икеайлык барышында территорияләрне төзекләндерү һәм чистарту буенча зур эшләр башкарылуын билгеләп үткән. 

«Золотой ключик» балалар бакчасы территориясендә - чисталык, тәртип һәм тюльпаннар чәчәк ата, ә башлангыч мәктәп-балалар бакчасы территориясендә төзекләндерү, агарту һәм буяу буенча шактый эшләр башкарылган.


Район үзәгендә яшәүчеләр - В. Астафьев (Ленин урамы), В. Козлов (Чернышевский урамы) һәм башка яңачишмәлеләрнең йорт яны территорияләре бик матур күренә.

Шул ук вакытта, тикшерү барышында төзекләндерү эшләре башкарылырга тиешле күп кенә участоклар һәм территорияләр ачыкланган.  Бу - район үзәгенең Шмидт урамында яшәүче В.Әлмөхәммәдов (хуҗалык корылмаларын тәртипкә китерергә кирәк), Буреев урамындагы А. Бочкарев (иске, ишелеп беткән койманы алыштырырга), Ленин урамында яшәүче Т. Спиридонов (койма һәм капканы буярга), Гагарин урамындагы Ю. Хәйдәров (иске мунчаны сүтәргә) һәм башка берничә яңачишмәленең йорт яны территорияләренә дә кагыла.

Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты җитәкчесе Татьяна Маланчева билгеләп үткәнчә, икеайлык башланыр алдыннан район үзәгендә яшәүчеләргә йорт яны участокларында тәртип урнаштыру буенча күрсәтмәләр бирелгән. Ә хәзер инде аларга административ штрафлар салыну белән беркетмәләр әзерләнәчәк. 

- Кулланылмый торган иске мунчалар, сарайлар, хуҗасыз корылмалар, буялмаган капкалар һәм коймалар безнең авыл җирлеген бизәми, без барыбыз да чисталыкны һәм тәртипне яратабыз. Район халкына, учреждение һәм оешма җитәкчеләренә төзекләндерүне тиешле дәрәҗәдә үткәрергә һәм барлык зур габаритлы чүп-чарны кыска вакыт эчендә полигонга чыгарырга кирәк, - дип билгеләп үткән Вячеслав Козлов.  

Район башлыгы шулай ук Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитетына «Яңа Чишмә ТКХ» МУП белән берлектә Заливная урамындагы территорияне чистартырга кушкан.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Луиза Исхакова һәм Александр Еронтьевка кибетләр, кафелар, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре территорияләрен төзекләндерүне контрольдә тоту йөкләнгән (ҮКС территориясе янындагы урын начар төзекләндерелгән, газон чәчелмәгән, ә РҮХ территориясендә койма һәм капканы буярга кирәк).

Күп фатирлы йортларның йорт яны территорияләрен төзекләндерү буенча да эшләр әле байтак, аны башкару «Яңа Чишмә ТКХ» МУПга йөкләнгән. «Козлова М.И. » территориясендә иске резина, черегән такталар, тирес һәм салам өелгән. Хәзер аның хуҗасы үзгәргән («АгроРаздолье» ҖЧҖ) һәм әлеге чүплекне бетерүне контрольгә алу район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомоловка йөкләнгән.

Тикшерү ахырында Шушма елгасындагы күперне караганнар, чөнки район үзәгендә яшәүчеләр аның буенча мөрәҗәгать иткәннәр.  Аны ремонтлау турында карар кабул ителгән, әлеге карарның үтәлешен район башлыгы үз контроленә алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев