Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Һәр җирдә катгый контроль кирәк

Социаль түләүләрне рәсмиләштерү, мәгариф өлкәсендә коррупциягә каршы тору эшләренең торышы, торак сатып алуга яки төзелешкә субсидияләр алуга чиратка кую — Яңа Чишмә районында коррупциягә каршы тору эшен координацияләү комиссиясе утырышында шундый мәсьәләләр каралды.

Утырышны район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.

һәр җирдә контроль кирәк

Яңа Чишмә районы халкы өчен күпсанлы ярдәм чаралары гамәлдә, хезмәткәрләрнең үз вазифаларыннан файдалану ниятен булдырмас өчен учреждениеләрдә нинди чаралар күрелә — бу хакта мәгариф, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык, халыкны социаль яклау бүлекләре начальниклары җиткерде.
Мәгариф бүлеге начальнигы Анна Бутина хәбәр иткәнчә, бүлек коррупция фактларына юл куймау буенча максатчан эш алып бара. Ачык эш итүнең бер адымы булып «Электрон балалар бакчасы» системасы тора.
Шулай ук БДИ тапшыру процедурасын үткәрүнең объективлыгын тәэмин итү өчен БДИ уздыру пунктында реаль вакыт режимында видеофиксация һәм видеотрансляция билгеләнгән, шулай ук агымдагы елда чыгарылыш сыйныф укучыларының якын туганнарының имтиханнар үткәрү пунктларына керүе тыела, ә имтихан эшләрен тикшерү Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән расланган экспертлар ярдәмендә Мәгариф сыйфатын мониторинглау республика үзәгендә башкарыла.
Халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Наталья Гурьева сүзләренчә, бүлек коррупциягә азрак дучар була, чөнки акчаларны үзләштерү юлында торган контроль фильтрлар җинаятьләр кылу юлында сыйфатлы киртә булып тора. Мәсәлән, ведомствоара хезмәттәшлек системасы буенча алынган түләүле мәгълүматны автомат рәвештә формалаштыру. Белгечләр гражданның керемнәрен исәпләп түләүләр формалаштырмый, система үзе социаль ярдәм чарасының күләмен билгели.
Яңа Чишмә районы прокуроры Руслан Гыйзятов социаль контракт алучыларның эшчәнлеген катгый контрольдә тотарга кирәклеген ассызыклады. Кызганычка каршы, мошенниклык фактлары инде ачыкланган һәм Яңа Чишмә районында яшәүче берәүгә карата җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев