Һава торышы начарланды
23-24 ноябрьдә Яңа Чишмә районы территориясендә һава торышының начарлануы күзәтелә.
Районның барлык территориясендә дә бозлы яңгыр ява, юлларда бозлавык хасил булган. Иртәгәгә, 24 ноябрьгә, дә һава торышының шундый булуы фаразлана.
- Машина йөртүчеләргә игътибарлы һәм сак булырга, җитди сәбәпләрсез юлга чыкмаска киңәш итәбез, - ди районның ЮХИДИ начальнигы, полиция майоры Евгений Михайлов.
P. S. Һава шартлары начарлану сәбәпле, бүген Яңа Чишмәдә юл-транспорт һәлакәте булган. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев