Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Хезмәт активлыгын арттыру өчен резервлар бар

Яңа Чишмә муниципаль район Советының 12 апрельдә булып узган 35 нче утырышында халыкның хезмәт активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә кагылышлы мәсьәләләр карап тикшерелде.

Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты, "Татнефтепром - Зюзеевнефть" АҖ гендиректоры Шамил Яһудин һәм ТР буенча Россия Социаль иминият фондының региональ бүлеге идарәчесе Рамил Гайзатуллиннар катнашты.
Көн тәртибе буенча доклад белән район башлыгы урынбасары Надежда Попкова чыгыш ясады.
- Хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча даими эш алып бару кирәк, - дип билгеләп үтте ул. - Моның белән без авыл халкының хезмәт активлыгын арттырабыз.
Районда үз проблемалары һәм мәшәкатьләре белән 4900 гә якын шәхси йорт исәпләнә. Авыл хуҗалыгы продукциясенең гомуми күләмендә КФХ һәм ШЯХ ның тулай продукция күләме 41 % тәшкил итә. 2017 елда ШЯХ лар 426 млн. сумлык продукция җитештергән (гомуми күләмнән 18 %). Алар тарафыннан 260 млн сумлык продукция сатылган яки һәр йортка 52 мең сум тәшкил итә.
Районда 2015-2020 елларга ШЯХ ны үстерү программасы эшли. Аның үтәлеше 7 күрсәткеч буенча бәяләнә, шулардан берсе үтәлмәгән. Атап әйткәндә, без терлекләрнең баш санын 2 % ка арттыру буенча эшне оештыра алмадык. Терлекләрнең баш саны 2016 ел дәрәҗәсендә сакланган, ә сыерлар 89 башка кимеде.
Социаль инфраструктураны яхшырту буенча авылда байтак эшләр эшләнә - бу юллар, суүткәргечләр, урамнарны яктырту һ.б. Авыл халкы субсидияләр сыйфатында да ярдәм ала (2017 елда 17 млн. сум). Әмма урыннарда, авыл җирлекләрендә конкрет эшләр җитешми. Акъяр, Тубылгытау һәм Шахмай авыл җирлекләрендә эш яхшы куелган, анда чын хезмәтчәннәр яши, алар продукция җитештерә, үзләренә мул тормыш булдыра. Ә менә Буревестник, Акбүре, Красный Октябрь кебек авылларда тиздән сыерлар да калмаячак. Ә Яңа Чишмә - ул бөтенләй "шәһәргә" әверелде, чөнки 100 йортка нибары 5 сыер гына туры килә.
Агымдагы елда шулай ук мини-фермалар төзүгә, таналар һәм берне бозаулаган сыерлар, саву аппаратлары һ.б. сатып алуга киткән чыгымнарны каплау буенча да матди ярдәм күрсәтеләчәк.
Доклад ясаучы авыл халкының хезмәт активлыгын арттыру юлларын билгеләде: терлекләрнең баш санын саклау һәм үстерү, халыкны югары продукцияле терлекләр белән тәэмин итү (шул исәптә ясалма орлыкландыру эшен оештыру), субсидия алганда ярдәм күрсәтү, сыйфатлы һәм арзан терлек азыгы сатып алуда халыкка булышу, үстерелгән авыл хуҗалыгы продукцияләрен тагы да югарырак бәядән сатуда булышу һәм яшь кадрларны авылга җәлеп итү (яшьләр өчен торак төзү).
Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов үз чыгышы белән докладны тулыландырды.
- Терлекләрнең баш саны - авылда мул тормыш барометры ул, - дип билгеләп үтте Вячеслав Козлов. - Сөткә сатып алу бәяләренең түбән булуы - бу вакытлыча күренеш, алар артырга тиеш.
Алыпсатарлар халыктан яшь терлекләрне юк бәягә сатып алмасын өчен хәзерләүләр оешмасы булдыру турындагы мәсьәлә дә карала. АҖ башлыклары һәм район авыл хуҗалыгы идарәсенә урыннарда актив эшлекле кешеләр сайлау буенча конкрет эшләргә кирәк, - диде ул.
Аннан соң Совет утырышында депутатлар 2017 ел өчен район бюджетының үтәлеше турындагы отчетны, Контроль-хисап палатасының 2017 ел өчен отчетын расладылар һәм муниципаль берәмлек Уставына үзгәрешләр керттеләр.
Совет утырышында Архангел Бистәсендәге "Вознесение Господне" чиркәве башлыгы Георгий атакайга (Кузьминов Юрий Николаевичка) Яңа Чишмә районының дини үсешенә шактый өлеш кертүе өчен "Районның почетлы гражданины" исеме бирелде.
Район башлыгы Вячеслав Козлов шулай ук район ветераннар Советы рәисе Скоков Александр Алексеевичка (рәсемдә) Бөтенрәсәй ветераннар оешмасы Советының күкрәк билгесен тапшырды. Шуның белән Яңа Чишмә муниципаль район Советының 35 нче утырышы үз эшен төгәлләде.
Азат Мусин.
Автор фотосы

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев