Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Җиңү көнен бәйрәм итүгә әзерлек барышы тикшерелде

Җиңүнең 77 еллыгына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында берничә мәсьәлә каралды. Утырышны район башлыгы Вячеслав Козлов үткәде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьев Җиңү көнен бәйрәм итү буенча чаралар планы турында мәгълүмат бирде.

1 майдан башлап күп кенә чаралар планлаштырылган. Җырлар, шигырьләр конкурслары үткәреләчәк, 8 майда автойөреш, «Хәтер шәме», «Георгий тасмасы» акциясе, ә 9 Майда – «Үлемсез полк» йөреше һәм ретро-техника колоннасы белән тантаналы митинг булачак.

Ретро-техниканың әзерлеге турында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова җиткерде.

Район ветераннар Советы рәисе Александр Скоков яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү эшен яхшырту кирәклеге турында сөйләде.

Утырышны тәмамлап, Вячеслав Козлов барлык торак пунктларда да һәлак булган сугышчылар һәйкәлләрен ремонтлау һәм төзекләндерү, сугыш ветераннары һәм сугышта катнашучыларның тол калган хатыннарының йортларындагы табличкаларны яңарту, шулай ук сугышта катнашучыларның каберләрен һәм кабер ташларын ремонтлау һәм төзекләндерү кирәклеген билгеләп үтте. «Сугышта катнашкан бер генә кеше дә онытылырга тиеш түгел», - дип ассызыклады район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев