Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Иң яхшы үги әни Чуаш Чабаксарында яши

Нина Молякова аны «яраткан үги әнием» дип атый.

Раиса Яндуковна (кыз фамилиясе Ильдиярова) 1931 елның 1 апрелендә Аксубай районының Сидулово авылында туа. Алты балалы гаиләдә  ул өченче бала була.  Ишле гаиләдә балаларны хезмәткә бик иртә өйрәтәләр.

Рая әтисен фронтка озату көнен еш искә алган: әтисе аны соңгы тапкыр кочып алганда аңа 10 яшь була. Тиздән аларга «кара кәгазь» (похоронка) килә. Раисаның балачагы шул көнне тәмамлана диярлек, ул кинәт олыгаеп киткән әнисенең таянычына әверелә - өйдә ярдәм итә, аның белән кырга йөри, өлкән хатын-кызлар белән беррәттән эшли. Шул чактагы хатирәләр турында сөйләгәндә, ул күз яшьләрен тыя алмый: «Ул вакытта перчатка юк иде, эшли-эшли кулларым тырналып, бармакларга шырпылар кадалып бетә иде. Түзәрлегем булмаганда, кулларны иске алъяпкычым белән чорнап, басуларда чүп үләннәрен утауны дәвам иттем»,- ди ул. Сугышның соңгы айларында, аңа «су ташучы» вазыйфасын ышанып тапшыралар, ул җигүле ат белән су ташый, ындыр табагында эшли. 1947 елда Раиса рәсми рәвештә Карл Маркс исемендәге колхозда эшче булып теркәлә. Колхозда бозаулар карый, намуслы хезмәте өчен аңа  җитәкчелек тарафыннан байтак рәхмәтләр белдерелә. Ә кошчылык фермасы төзелеп ачылгач, аны, иң җаваплы хезмәткәр буларак, шунда эшләргә җибәрәләр. Кошчылык фермасында 10 ел буе өзлексез (ялларсыз) хезмәте өчен Раиса Яндуковна «Социалистик ярышта җиңүче», «Бишьеллык ударнигы» һ.б. медальләргә ия була. Раисаның үз гаиләсе булмаганлыктан, эшләгән акчасына ул үзенең энеләре һәм сеңелләренең гаиләләренә ярдәм күрсәтә. Аларның кечкенә балалары турында кайгырту аны үзенчә бәхетле итә. Гомер шулай үтә тора, Раиса Яндуковнага ана булу бәхете насыйп булмас кебек тоела.

Әмма 40 яшендә Раиса Яндуковнаның тормышы кинәт үзгәрә: ул Чуаш Чабаксарына күчә, кияүгә чыга һәм 14 яшьлек кызга әни була.

Андрей Максимович Чекмеров фронтта бер елдан артык сугышкан, авыр яраланганнан соң, аны комиссовать иткәннәр. Аны озак яшәмәс, дигән булганнар. Әмма туган ягында, туганнарының тырышлыгы белән ул аякка баса, эшкә урнаша, өйләнә һәм, хәтта кызы да туа. Бераздан соң хатыны авырып китә, ә үләр алдыннан иренә Раисага өйләнергә кушып калдыра: «Ул Нинага яхшы әни һәм йортка яхшы хуҗабикә булачак», дия.

«Әнинең теләге үтәлде. Аның «башка хатын-кыз» әти белән икебезгә яхшы мөнәсәбәттә булыр дигән өмете дә тормышка ашты», - дип сөйли Раиса Яндуковнаның үги кызы - Нина Андреевна Молякова.

Күптән түгел генә әнисен югалткан кызның күңелен Раиса йомшак кына кайгырта белүе һәм мәрхәмәтле булуы белән яулый алган. Шуны әйтергә кирәк, Нинаның әтисе Андрей Максимович та кызы белән яңа хатыны арасындагы дуслыкка ярдәм иткәндер.

«Ул хезмәт сөючән, тыныч холыклы, булдыклы ир, ә гаиләдә исә хатын-кызларга юл бирә белә торган кеше иде, - дип сөйләде Чекмеревларның кияве ягъни Нинаның ире Леонид Моляков.

Чуаш Чабаксарында Раиса җәен - ындыр табагында, кышын тегермәндә эшләгән, лаеклы ялга чыккач аны мәктәп ашханәсенә эшкә чакырганнар, кирәк булганда, колхоздагы вакытлы эштән дә баш тартмаган.

1974 елда Раиса Яндуковна һәм Андрей Максимович Раисаның бертуганының баласы Оляны да тәрбиягә алалар. 9 яшендә аның әнисе вафат була, Раиса кызның әни назыннан башка үсүенә бик борчыла,  кичерешләрен ире белән уртаклаша. Аксубайга туганнарының хәлен белергә баргач, Оляны алып кайталар. Нина өлкән кыз-бала буларак, яңа барлыкка килгән сеңелесен карауда һәрьяклап ярдәм итә башлый. Чекмеровлар гаиләсендә Оля (хәзер Каришева) яраткан бала булып үскән. Шуңа күрә, үсеп җиткәч беркая да китмәгән, бу авылда якын кешеләре белән яшәргә калган.

 «Мине үз кызлары кебек тәрбияләп үстергәннәре өчен зур рәхмәт аларга. Рая апа - чын хатын-кыз үрнәге ул, чөнки һәр бала да чит хатынга Нина кебек үк әни дип дәшә алмый бит. Апа аның өчен үги булса да, иң мәрхәмәтле һәм яратучан әни була алган», - ди Ольга Каришева.

«Яраткан үги әнием...», - дип өсти Нина Андреевна.

70 яшендә Андрей әтиләре вафат булган, быел юбилей елы булса да, Раиса әниләре дә үзен бик яхшы хис итми. Нина Молякова һәм Оля Каришева аны бергә карап, начар тойгы-кичерешләрдән саклыйлар. Икесе дә аларны үзләрен тәрбияләгәне, алты онык һәм 8 оныкчыкны тәрбияләүдә ярдәм күрсәткәне өчен Раиса әбигә бик тә рәхмәтле.

Юбилей көнендә тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны Раиса Яндуковна Чекмерованы котларга Яңа Чишмә район Советы Аппараты җитәкчесе Илдар Фәйзуллин, Чабаксар АҖ башлыгы Сергей Моляков, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре килде.

 Раиса Чекмерова оныклары янәшәсендә. Фото гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев