Реклама
Район яңалыклары
Якташыбыз Дмитрий Хорьков ВСУның 10нан артык һөҗүменә каршы торган
Мөһим стратегик юнәлештә каты сугышлар барган көннәрдә мотоукчылар ротасы командиры капитан Дмитрий Хорьков үзенең подразделениесе белән ВСУ оборонасын өзеп, яңа чиктә ныклап урнашкан.
Хорьков хәрбиләрне грамоталы итеп позицияләргә урнаштырган, бу исә аларны ВСУ артобстрелларыннан коткару һәм чикне саклап калу максатыннан эшләнгән.
ВСУ сугышчылары безнең хәрбиләрне шушы чиктән куарга тырышып, ун тапкырдан артык бронетехника белән ныгытылган штурмотрядларны һөҗүмгә җибәрә, шулай ук минометлар һәм артиллериядән дә файдалана.
Әмма капитан Хорьков националчылар уты астында үз-үзен нык тота, дошманнарның һөҗүм итү юнәлешләрен һәм ут позицияләрен оператив рәвештә билгели, артиллерия утын җибәрү өчен координатларны дөрес тапшыра.
Капитан Хорьковның югары хәрби осталыгы һәм кирәк вакытта тәвәккәл була белүе яңа сызыкта ныклап урнашу һәм алынган позицияләрне саклап калу максатларына ирешергә ярдәм итә. Хәрби хезмәткәрләр барлык һөҗүмнәргә каршы тора алганнар, ә алынган плацдарм РФ гаскәрләре подразделениеләренә алга таба хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Без якташыбызның батырлыгы белән горурланабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев