Якташыбыз «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале белән бүләкләнгән
ТР Рәисе Указы белән «Буревестник» ҖЧҖ директоры УЛИТИН Вячеслав Михайлович «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале белән бүләкләнгән.
В.М. Улитин күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республика халкына транспорт хезмәте күрсәтүгә зур өлеш кертүе өчен бүләкләнә.
Ул безнең якташыбыз - Волчья Бистәсендә туган. Вячеслав Улитин авылдашларына һәм районга даими рәвештә хәйрия ярдәме күрсәтә. Күп яктан аның финанс ярдәме белән Волчья Бистәсендә бик матур православие гыйбадәтханәсе төзелде, ел саен ул мәктәп укучылары өчен республика башкаласына автобусларда экскурсия оештыра.
В.М. Улитинны лаеклы бүләге белән котлыйбыз, нык сәламәтлек һәм яңа хезмәт уңышлары телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев