Якташыбыз үзе нәшер иткән газетаның беренче санын чыгарган
Акбүре авыл җирлегендә туып-үскән, хәзергесе вакытта Казанда гомер итүче журналист Фәнис Мотыйгуллин күптәнге хыялын тормышка ашырган: А4 форматында 16 битле «И, язмыш» газетасын чыгара башлаган.
Күптән түгел газетаның беренче саны дөнья күргән. Газета белән кызыксынучылар бар, аңа берничә кеше язылган инде. Газета битләрендә гыйбрәтле, фаҗигале язмышлар, мәхәббәт һәм хыянәт, кыскасы, тормыш турында сөйләнәчәк. Моннан тыш, сәламәтлек, дин белән бәйле һ.б. файдалы киңәшләр дә тәкъдим ителәчәк.
Фәнис Мотыйгуллинга алга таба да уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев