Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә БСМ укытучысы республика конкурсы дипломанты булган

Декабрьдә Казанда «Россиянең иң яхшы 100 товары» һәм «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» дигән конкурс лауреатларын бүләкләгәннәр.

Тантаналы чара Казан Ратушасында узган, аны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин ачып җибәргән. Анда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеевлар чыгыш ясаган.

«Россиянең иң яхшы 100 товары» программасының сыйфат буенча төбәк комиссиясе рәисе, «Татарстан ЦСМ» ФБУ директоры вазыйфаларын башкаручы Олег Ибраһимов сөйләвенчә, конкурс оештырылганнан бирле анда 4300дән артык предприятие катнашкан, алар экспертлар судына 9000нән артык төр продукция һәм хезмәтне тәкъдим иткәнннәр.

Иң яхшы товар җитештерүчеләргә бүләкләрне шулай ук Татарстан Республикасы предприятие һәм сәнәгатьчеләре Ассоциациясе генераль директоры урынбасары Виктор Дмитриев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Дәүләт алкогольинспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Лилия Сафиуллина, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе урынбасары Артур Николаев һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының халык сәнгать кәсепләренең сувенир продукциясе һәм товарлары комитеты рәисе Диана Басыровалар тапшырган.

Яңа Чишмә районыннан «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсының «Халык һәм сәнгать кәсепләре эшләнмәләре» номинациясендә «Наз» бижутерия җыелмасы белән Яңа Чишмә БСМ укытучысы Гөлүсә Рамазанова катнашкан һәм 1 дәрәҗә дипломант булган. Җиңүчене котлыйбыз!

Чыганакка сылтама: https://vk.com/novosheshminskvk?w=wall-186453674_20193

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев