Яңа Чишмә ЭЭБдә хезмәттәшен искә алганнар
1994 елның 23 сентябрендә полиция лейтенанты Николай Якунин хезмәт бурычын үтәгәндә бандит кулыннан һәлак була.
«Без, ЭЭБ ветераннары, ел саен хезмәттәшләребезнең каберләренә барабыз һәм шул рәвешле аларны искә алабыз, - дип яза безгә Яңа Чишмә районы буенча ЭЭБнең ветераннар Советы рәисе Вәлиҗан Мөхсинов.
- Быел (июнь аенда) без Николай Якунинның каберендә булдык (ул үзенең туган ягында - Чирмешән районының Күтәмә авылында җирләнгән) һәм 28 ел эчендә кабер ташының искерүенә игътибар иттек.
Өйгә кайткач, ветераннар советын җыйдык, анда ташны реставрацияләү юлы белән яңартырга карар кылдык.
Тик белгечләр, кабер ташында зур ярыклар барлыкка килү сәбәпле, аңа реставрация ясап булмаганлыгын әйттеләр. Ул чакта без киңәшләшеп, хезмәттәшебез Николай Якунин каберенә яңа таш куярга булдык.
Яңа Чишмә районының ЭЭБ начальнигы Ранил Нәбиуллин белән берлектә ветераннар Советы район башлыгы Вячеслав Козловка финанс ярдәме сорап мөрәҗәгать итте (чөнки ташның бәясе һәм аны урнаштыру ЭЭБ һәм шулай ук ветераннар советы тарафыннан моның өчен каралмаган зур чыгымнар таләп итә иде).
Район башлыгы, полиция начальнигы, ветераннар Советы әгъзалары (аның составында 28 кеше) тырышлыгы белән яңа кабер ташы Николай Якунин һәлак булган көндә инде әзер иде.
2022 елның 23 сентябрендә, ЭЭБ бинасында, Николай Якунин истәлегенә куелган мемориаль такта янында полициянең шәхси составы катнашында митинг булып узды: без такта янына чәчәкләр салдык һәм бер минутлык тынлык белән коллегабызны искә алдык.
Митингтан соң без полиция начальнигы Ранил Нәбиуллин һәм ветераннар Советы әгъзасы Нәкыйп Галиев белән Якунин каберенә бардык, анда Чирмешән районындагы коллегаларыбыз белән очраштык. Николайны искә алып, каберенә чәчәкләр салганнан соң әнисе Валентина Филипповна янына юл тоттык. Ул безне иң кадерле кунаклары кебек каршы алды.
Аңа 81 яшь, улы үлгәннән соң инде 28 ел үтсә дә, Валентина Филипповна улын югалткан фаҗигале көнне җентекләп искә алды. Шул вакытта ана кеше күз яшьләрен тыя алмады.
Без аның хәлен белештек, ярдәм итә алырлык проблемалары турында сораштык.
Валентина Филипповна кайгыртуыбыз өчен рәхмәт белдерде һәм аның янәшәсендә үзен кайгыртучы улы Александр, килене Наташа һәм оныгы Николай булуын әйтте. Ул безне сәламәтлек теләп озатты һәм улы Николайны истә тоткан һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерүне сорады».
«Мондый чакларда мин, Эчке эшләр бүлегенең ветераннар Советы рәисе буларак, бергә эш итүебез, кирәк булганда җыелып матди ярдәм күрсәтә алуыбыз өчен барлык ветераннарга рәхмәтемне җиткерәм», - дип дәвам итә Вәлиҗан Мөхсинов. - Ләкин шулай ук ветераннар советы әгъзаларыннан игелекле эшкә финанс өлешләрен кертү генә түгел, элеккеге хезмәттәшләре өчен бик мөһим булган рухи ярдәм күрсәтү чараларына килүләрен дә сорыйм. Кызганыч, моны әле барыбыз да аңлап бетерми».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев