Яңа Чишмә эшмәкәрләре Казандагы ярминкәдә катнашканнар
23 мартта район эшмәкәрләре һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклары график буенча Казан шәһәрендәге ярминкәдә катнашканнар.
Анда 11 сәүдә урыны оештырылган.
Шәһәр халкы һәрвакыттагыча бик теләп ит һәм ит продукциясен сатып алган, шул ук вакытта безнең районнан тыш ит тагын 22 сәүдә ноктасында сатылган. Ярминкә ассортиментында кош-корт ите (шул исәптән эч — башлары да), эретелгән сало да тәкъдим ителгән.
Даими сатып алучылар сөт һәм сөт продукциясен дә сатып алганнар. Шәһәр халкына шулай ук яшелчәләр(шулай ук тозлаганнары да), бал, солы, кулдан эшләнгән уенчыклар һәм кашпо тәкъдим ителгән. Барлык продукция дә сатылып беткән диярлек.
Керем 515 мең сум тәшкил иткән. Казанга тагын 3 сәфәр планлаштырыла. Без теләге һәм артык продукциясе булган һәркемне ярминкә сәүдәсендә катнашырга чакырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев