Яңа Чишмә эшмәкәрләрнең хәйрия рейсы
Әдәмсәдән Геннадий Котов һәм Ришат Ситдыйковлар безнең хәрбиләргә йөк илткәннәр.
Октябрь азагы - ноябрь башында Әдәмсә авылыннан Геннадий Котов Украина чигенә Россия хәрбиләренә йөк белән ике тапкыр барган.
Авыл эшмәкәре Геннадий Котовның өлкән улы Евгений - офицер. Ул махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк хәрби хәрәкәтләрдә. Әтисе белән сөйләшкән вакытта, ул үз бүлекчәсенең сугыш техникасына кайбер запас частьләр белән ярдәм итүен сораган. Октябрь азагында Геннадий кече улы Игорь белән ерак юлга - Украина чигенә кузгала. Аларга запас частьләр сатып алуда Әдәмсә авылында яшәүчеләр: Геннадий Борисов, Нина Коробейникова һәм башка авыл кешеләре, шулай ук Түбән Камадан Александр Кильдюшов ярдәм иткәннәр. 1500 чакрым озынлыктагы юлны уңышлы узып, алар Евгений белән очрашканнар, сугышчыларыбыз өчен кирәк булганның барысын да тапшырганнар.
Өйгә кайткач, Геннадийга авылдашы һәм хезмәттәше - эшмәкәр Ришат Ситдыйков мөрәҗәгать иткән. Сәфәр турында сораштырганнан соң, ул үзенең тагын да күбрәк йөк сыйдырышлы машинасы белән кабат барып кайтуны тәкъдим иткән. Аларга шунда ук күп кенә коллегалары - эшмәкәрләр, район фермерлары, дуслары һәм авылдашлары кушылган. Алар арасында Александр Карпов, Виктор һәм Александр Козловлар, Вячеслав Тухтаманов, Дмитрий Ембахтов, Александр Зубов, Айрат Шакиров, Олег Анисимов, Альфред Гайнатуллин, Виктор Мякишев, Ленинодан Евгений Котовның дусты Николай Власов (ул Яр Чаллыда яши), Яңа Чишмәдән офицер - Денис Мельников, Нурлат шәһәреннән стоматология клиникасы коллективы (анда Геннадийның кызы Екатерина эшли), Айрат Низаметдинов һәм авылның битараф булмаган байтак кешеләре бар.
Бу сәфәргә сугышчыларыбыз өчен җылы итекләр, рацияләр, техника өчен запчастьләр, продуктлар (казылык, сало, консервалар, куертылган сөт, тәм-томнар һ.б.) сатып алынган, ә мәктәп укучылары солдатларыбызга дулкынландыргыч хатлар язганнар.
Инде Геннадийга таныш юл буенча алар Ришатның автомобилендә бер тәүлек эчендә кирәк урынга барып җиткәннәр. Тагын Евгений һәм аның хезмәттәшләре белән очрашканнар. Кыска гына әңгәмә һәм чәй эчүдән соң алар бөтен йөкне сугышчыларыбызга тапшырганнар. Евгений Котов һәм аның хезмәттәшләре күрсәтелгән ярдәм һәм бүләкләр өчен олы рәхмәтләрен белдергәннәр.
P.S. Якын араларда Евгенийның балачак дусты Николай Власов та дустының хезмәт урынына барырга җыена.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев