Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмә яшьармиячеләре безнең хәрбиләр өчен окоп шәмнәре әзерләгәннәр

- Яңа Чишмә районы яшьармиячеләре мобилизацияләнгән сугышчылар өчен 40 окоп шәме ясаганнар, - дип хәбәр итте безгә Балалар иҗаты үзәге директоры Евгения Янова.

Балалар иҗаты күргәзмәсендә әйберләрне сатудан кергән акчага 10 кг парафин һәм 40 калай банка сатып алынган. Фитиль өчен гофрланган катыргы кулланыла.

Әлеге шәмнәр яхшы яна һәм төтенләми.  Аларны окопларда һәм блиндажларда ризык җылыту һәм кием киптерү өчен кулланырга мөмкин.

- Шәмнәрне без хәрбиләргә җибәрү өчен җыю пунктына тапшырдык, - ди Евгения Янова. - Аларны әзерләүне дәвам итәбез һәм балалар иҗаты үзәгенә (район мәдәният йорты, 2 кат) кофе, консервлар, куертылган сөт һәм тушенкадан калган савытларны алып килүчеләргә яки парафин сатып алуга финанс ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәтле булачакбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев