Яңа Чишмә яшьармиячеләре республика хәрби-патриотик уенында җиңгәннәр
Казанның «Патриот» республика үзәге базасында «Яшьармиячеләр, алга!» дип аталган республика хәрби-патриотик уенының зона этабы узган.
Яңа Чишмә гимназиясенең яшьармиячеләр командасы район данын лаеклы яклап, 1 урынга ия булганнар. Яшьүсмерләргә кубок һәм дипломны генерал А.И. Бородин тапшырган. Шулай ук алар төрле дисциплиналар буенча команда һәм шәхси зачетта бүләкләнгәннәр.
«Тактик уен» ярышында - команда 2 урында;
«Стройда шәп, көрәштә көчле» - 2 урын.
Перекладинада тартылу буенча команда 1 урында. Шәхси зачетта: Вәлиуллин Адель - 1 урында, Саттаров Тимур - 3 урында.
60 метрга йөгерүдә команда 2 урында.
Шәхси зачет нәтиҗәләре:
Мусин Илсаф - 2 урын;
Вәлиуллин Адель - 3 урын.
Яткан килеш гәүдәне алга таба күтәрү буенча команда 2 урында. Шәхси зачетта - Ружьева Полина 2 урында.
Яңа Чишмә гимназиясенә, педагог Р.Р. Баһаветдиновка һәм командада катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез. Без сезнең белән бик горурланабыз!
Чыганак: https://vk.com/novosheshminskvk?w=wall-186453674_8683
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев