Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмә яшьләре Россия көнен спорт белән шөгыльләнеп билгеләп үткәннәр

12 июньдә «Олимп» спорт залында спорт мәктәбенең футбол бүлегендә шөгыльләнүче егетләр арасында иптәшләрчә матч узган.

Матч «Россия көне» бәйрәменә туры китерелгән. Иптәшләрчә матчта, әлбәттә инде, дуслык җиңгән, уен 0:0 исәбе белән тәмамланган.
Малайлар тулы көчкә уйнаганнарын һәм уеннан канәгать булуларын әйткәннәр. 
Шулай ук мәдәният һәм ял паркында ял итүчеләр үз көчләрен пневматик винтовкадан атуда сынап карый алганнар. Иң төгәл атучыга бүләкләр тапшырылган. Бу хакта редакциягә спорт мәктәбе директоры урынбасары Наталья Панасенко хәбәр итте.

Реклама

Россия көне

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев