Яңа Чишмә Интернат-йортында спорт чарасы — Күңелле стартлар узган
Спорт мәктәбе хезмәткәрләре сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ункөнлегендә социаль хезмәтләр алучылар өчен спорт бәйрәме оештырган.
Чарада бәйрәм атмосферасы хөкем сөргән. Өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр күтәренке кәеф белән спорт эстафеталарында ярышканнар, ә кайберләре үз көчләрен ВФСК ГТО нормативын тапшыруда да сынап караганнар. Күңелле стартларда иң актив катнашучыларга бүләкләр тапшырылган. Бүләкләү тантанасыннан соң барлык катнашучылар истәлеккә дип бергәләп фотога төшкәннәр.
Чарада 6 актив социаль хезмәт алучы катнашкан. Өлкән шәфкать туташы әйтүенчә, мондый эстафеталар биредә яшәүчеләрнең физик активлыгын сакларга ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев