Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә лагерьларында балалар өч смена дәвамында ял иткәннәр

Җәйге каникул - балалар өчен иң рәхәт чор. Һәм аларның һәркайсы бу гаҗәеп һәм могҗизалы вакытның мөмкин кадәр озаграк дәвам итүен тели.

Лагерь - каникулларны уздыру, мөстәкыйльлеккә һәм яңа күнекмәләргә өйрәнү өчен менә дигән урын.

26 июньнән «Галактика балалары» һәм «Аҗаган» палаткалы лагерьларының 2 сменасы узды.

Палаткалы лагерьларда быел 59 бала ял иткән, шул исәптән балигъ булмаган ПДН, СОП, ТЖС исәбендә торучылар һәм аз керемле гаиләләрдән булган балалар да. «Галактика балалары» лагеры Яңа Чишмә балаларын гына түгел, ә Татарстан Республикасының башка: Спас, Мөслим, Әлки һәм Алексеевск районнарыннан да яшүсмерләрне кабул иткән. 
70 бала ял иткән «Факел» лагерының 1 сменасы да тәмамланган.

Лагерьда һәр яңа көн танып белү программалары белән үткән, аларны лагерь хезмәткәрләре генә түгел, районның башка учреждение хезмәткәрләре дә оештырган.

Балалар өчен мавыктыргыч эстафеталар, квестлар, каршылык полосалары, спорт уеннары, талант конкурслары һәм башка чаралар үткәрелгән. Эссе вакытта суда күңел ачулар да байтак булган - су волейболы, батутта «күбекле» уеннар һәм бассейнда су керү.

Традиция буенча лагерь сменалары тәмамланганнан соң «Король төне» узган. Балаларның барысы да ялдан канәгать калганнар һәм киләсе елда да биредә күрешергә вәгъдәләшкәннәр. 

#молодежьновошешминска

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев