Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә мәдәният хезмәткәрләре үз эшләренә нәтиҗә ясадылар

Эшлекле киңәшмә район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фасахов катнашында узды.

8 февральдә Яңа Чишмә муниципаль район хакимияте бинасында ведомство карамагындагы мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең киңәшмәсе булып узды.

иңәшмә эшендә Яңа Чишмә районы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов, мәдәният бүлеге җитәкчесе, Үзәкләштерелгән китапхәнәләр һәм клуб системалары җитәкчеләре, авыл мәдәният йортлары, музей директорлары, әйдәп баручы китапханәчеләр, БСМ укытучылары катнашты.

Әлеге чарада 2023 елга эш йомгаклары ясалды һәм 2024 елга учреждениеләр алдында бурычлар куелды. Утырышта ҮКС директоры Валентина Семеняк, Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Светлана Мартышова һәм Яңа Чишмә БСМ директоры Ирина Слимовалар чыгыш ясады.

Аннан соң Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган «Мирас-2023» район театр коллективлары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды: 

1 урында Чаллы Башы АМЙның «Өмет» театр коллективы,

2 урында — Черемухово АМЙның «Тонус» театр коллективы, 

3 урында — Архангел АМЙның «Антреприза» театр коллективы.

Гран-при Тубылгы Тау АМЙның «Нур» халык театр коллективына тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев