Яңа Чишмә мәктәбендә ЮХИ инспекторы белән ата-аналар җыелышы узган
Яңа Чишмә районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе хезмәткәрләре ата-аналар җыелышын Яңа Чишмә урта гомуми белем бирү мәктәбендә үткәргәннәр.
Алар катнашучыларны авыл территориясендәге юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы белән таныштырганнар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен иң киң таралган бозу очракларын күрсәткәннәр, урам-юл челтәрләренең проблемалы участокларын исәпкә алып, «йорт-мәктәп-йорт» маршруты буенча балаларның куркынычсыз хәрәкәте турында фикер алышканнар. Очрашуда балаларны караңгыда, шулай ук күрү мөмкинлеге начар булган шартларда яктылык кайтаручы элементлар белән тәэмин итү мәсьәләсе каралган. Инспектор өлкәннәргә балаларны юлда ориентлашырга өйрәтүнең мөһимлеге һәм кирәклеге турында сөйләгән. Исерек хәлдә машина йөртү өчен нинди җаваплылык каралганлыгы, шул исәптән аек булмаган хәлдә автотранспорт белән кабат идарә итү һәм медицина тикшерүеннән кабат баш тарту өчен җинаять җаваплылыгы турында искәргән. Автоинспекторлар 12 яшькә кадәрге пассажирларны йөрткәндә балалар автокреслоларын һәм куркынычсызлык каешларын мәҗбүри куллану кирәклеген әйткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев