Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә мәктәпләре педагоглары үзәк китапханәдә кунакта

Мәгарифкә ярдәмгә китапханә ресурслары.

Язгы каникул көннәрендә район үзәк китапханәсенә Яңа Чишмә районы педагоглары һәм тәрбиячеләре килгән. Белем бирү йортларының педагогик коллективы өчен биредә педагогик совет әзерләнгән һәм үткәрелгән.

«Иң элек кунаклар өчен без экскурсия үткәрдек, аның барышында китапханә, биредәге яңартылган бүлекләр белән таныштырдык, экспозиция һәм күргәзмәләребезне күрсәттек. Педсовет китапханәнең методик кабинетында узды», - дип сөйләде безгә үзәк китапханә директоры Светлана Мартышова.

Сәламләү сүзендә Үзәк китапханә директоры Яңа Чишмә районы китапханәсе һәм мәктәпләренең күпьеллык үзара хезмәттәшлеген билгеләп үткән һәм барысына да нәтиҗәле эш итүләрен теләгән.

 Педсовет программасы барышында педагоглар китапханә сайты белән танышканнар, кулланучылар өчен аның мөмкинлекләре, китапханәнең белем һәм тәрбия бирүгә ярдәм итү өчен мәгълүмати ресурслары турында белгәннәр.

 Шулай ук педагогларга белем бирү һәм тәрбия процессына ярдәм итү өчен слайд-программалар, шулай ук китапханә үткәргән уеннар (квестлар, квизлар һ. б.) турында күзәтү тәкъдим ителгән.

Китапханә тарафыннан белем бирү процессына ярдәм итү мөмкинлекләре хакында яңа белемнәр педагоглар, мәктәпләр һәм китапханәнең үзара хезмәттәшлеген яңа дәрәҗәгә күтәрәчәк.

2023 ел Россия Президенты Указы белән Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде, бу бөтен педагогик берләшмә өчен зур әһәмияткә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев