Яңа Чишмә мәктәпләрендә иминлек атналыгы уза
Юлда куркынычсызлыкны тәэмин итү - ЮХИДИ хезмәткәрләренең төп максаты
Яңа Чишмә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән ЮИД отряды катнашында әңгәмә, видеоролик карау оештырылган. Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәп, юлның машиналар йөри торган өлешеннән ничек үтәргә икәнен кабатлаганнар.
«Имин юл» чарасын «Иминлек атналыгы» кысаларында «ЮХИ» ДБУның профилактика бүлеге начальнигы Гөлия Кәбирова һәм ЭЭБнең ЮХИны профилактикалау инспекторы Алексей Кадымовлар үткәргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев