Яңа Чишмә музеенда Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында мәгълүмат җыю дәвам итә
Кадерле дуслар! Бу – бик мөһим!
Хәрби дан залында Туган якны өйрәнү музее экспозициясендә урнаштыру өчен 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотосурәтләрен җыю турында акция игълан итәбез.
Хәрби дан залында стендларда туганнарыгыз һәм якыннарыгыз - 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучылар, якташларыбызның фотосүрәтләре урнаштырылачак.
Акциядә катнашу өчен үз геройларыгызның фотоларын бирергә кирәк (Ф.И. О., туган һәм үлгән елларын күрсәтеп).
Сез фотоларны (аларның күчермәләрен ясау өчен) Яңа Чишмә авылының Туган якны өйрәнү музеена китерә яки шәхси хәбәр белән җибәрә аласыз.
Безнең акция - Бөек Ватан сугышында катнашучы якташларыбызның фотолары белән истәлекле экспозиция булдыру! Бу проект Бөек Ватан сугышы геройлары истәлеген хөрмәтләүгә, туганнарыбызның һәм якыннарыбызның тормышындагы иң бөек вакыйгага - 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлешләрен мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән.
Фотоларны Яңа Чишмә авылы, Заливная урамы, 4 нче йорт адресы буенча китерергә мөмкин. Район мәдәният йорты бинасы, 2 кат, дүшәмбе - җомга сәгать 8.00дән 16.15кә чаклы, төшке ял - 12.00дән-13.00гә кадәр.
Барлык кызыксындырган сорауларга 2-21-77, 8(919) 680-99-46 телефоны буенча музей хезмәткәре җавап бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев