Яңа Чишмә район Советы депутатларын керемнәре турында тулы һәм дөрес булмаган мәгълүматлар биргән өчен җәзага тартканнар
Кичә район башлыгы Вячеслав Козлов рәислегендә Яңа Чишмә район Советының чираттан тыш утырышы булып узган.
Көн тәртибендә район Советының 6 депутатына карата коррупциягә каршы законнарны бозган өчен юридик җаваплылык чараларын куллану турындагы мәсьәләләр каралган.
Тикшерүне оештыру турындагы карарны кабул итүгә Яңа Чишмә районы прокуратурасыннан кергән мәгълүматлар нигез булган. Һәр депутат буенча тикшерүләр Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе тарафыннан үткәрелгән.
Тикшерүләр нәтиҗәсендә депутатларның кредит оешмаларында ачылган счетлары турында дөрес булмаган мәгълүматлар бирүләре, милектә булган транспорт чараларын, күчемсез милекне, керемнәрен тулысынча күрсәтмәүләре ачыкланган.
Утырыш барышында депутатлар декларациядәге хаталар үз игътибарсызлыклары аркасында җибәрелгән дип аңлатканнар.
Утырыш нәтиҗәләре буенча 6 депутат үз һәм гаилә әгъзаларының керемнәре турында тулы һәм дөрес булмаган белешмәләр биргәннәре өчен кисәтү алганнар.
#Яңа Чишмә #Яңа Чишмә районы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев