Яңа Чишмә районы алдынгыларын слетта бүләкләделәр (фоторепортаж)
Яңа ел алдыннан Яңа Чишмәдә авыл хуҗалыгы производствосы алдынгыларының традицион слеты узды.
Бәйрәм табыннары артына җитештерү алдынгылары, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре җыелды. Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр, барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар, ныклы сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар теләделәр.
Вячеслав Козлов һәм Наил Залаков иң яхшы хезмәткәрләрне һәм җитәкчеләрне Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр белән бүләкләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев