Реклама
Район яңалыклары
Яңа Чишмә районы авыл хуҗалыгы оешмаларында техник караулар тәмамлана
Яңа Чишмә районы авыл хуҗалыгы оешмаларында тракторларны һәм үзйөрешле машиналарны еллык техник карау ахырына якынлаша.
2023 елның 3-4 апрелендә «Закрома» һәм «АгроРаздолье» ҖЧҖдә, «Нурхамәтов З.М.» КФХда техникага техник карау үткәрелгән. Тикшерү барышында механизаторларга узган 2022 елда республикада тракторлар һәм үзйөрешле машиналар катнашында булган юл-транспорт һәлакәтләре турында мәгълүмат җиткерелгән, машиналарның техник торышы, руль идарәсе, тормоз системаларының төзеклеге, янгын сүндерүнең беренчел һәм медицина ярдәме күрсәтү буенча чаралар белән тәэмин ителеше, тиешле категорияләр белән тракторчы-машинист таныклыкларының булуы тикшерелгән.
Механизаторлар, «Закрома» ҖЧҖнең инженерлык хезмәте һ. б. техник карауга сыйфатлы әзерләнгәннәр.
Рәис Хисмәтуллин - Яңа Чишмә районы буенча ОГТН начальнигы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев