Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районы авылларында гошер сәдакасын җыю бара

Гошер — ул җирдән җыеп алынган уңышның (бәрәңге, суган, кишер, бал, чөгендер һ.б.) зәкяте.

Район мәчетендә 30 сентябрьгә кадәр иртәнге сәгать 9:00 алып 17:00 гә кадәр гошер җыела башлаган. Аллаһ биргән нигъмәтләрдән сәдакасын түли башлыйк, рәхмәтебезне җиткерик. Гошер сәдакасы ул – Аллаһы Тәгаләгә мул уңыш өчен рәхмәт йөзеннән бирелә торган сәдака дип аңларга кирәк. Гошер сәдакасы түләнергә тиешлеге турында Коръәннең “Бәкарә” сүрәсендәге 267 нче аятьтә дә әйтелә. “...Җирдә чыккан байлыкны сәдака итеп бирегез...” диелә.

Зирекле һәм Тубылгы Тау  авылында яшәүчеләр дә бу чарадан читтә калмаган. Җыелган гошерне зиреклеләр Картлар йортына, ә Тубылгы Тау халкы Яңа Чишмә хастаханәсенә тапшырганнар. Аллаһ биргән сәдакаларыгыз кабул булсын, алган уңышларга бәракәт бирсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев