Яңа Чишмә районы башлыгы кыска вакытлы ялда булган сугышчылар белән очрашкан
Очрашуда шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов һәм волонтер-эшмәкәрләр катнашкан.
Район башлыгы СВО зонасында булган хәрбиләргә күрсәтелгән ярдәм турында кыскача сөйләгән.
«СВО зонасына гуманитар йөкне якынча 30 тапкыр илттеләр инде, аны җыюда районның битараф булмаган байтак кешеләре, бигрәк тә волонтер-эшмәкәрләр булыша, алар безнең егетләргә кирәкле әйберләрнең барысын да илтәләр», — дип билгеләп үткән ул.
Волонтерлар Александр, Эльмира һәм Азат хәзергесе вакытта хәрбиләрнең заявкалары буенча эшләүләрен, киләсе сәфәргә автомобильләр өчен кышкы көпчәкләр һәм башка күп нәрсәләр алып барырга планлаштыруларын сөйләгәннәр.
Егетләрдән сугыштагы көнкүреш шартлары, тагын нинди дә булса ярдәм кирәкме-юкмы икәнлеген сорашканнар.
Безнең хәрбиләр — Михаил, Виталий һәм Анатолий, тәэмин ителеш буенча хәлләр торышы яхшы дигәннәр, күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдергәннәр.
Ринат Фәсахов егетләрнең өйләренә исән-сау кайтуларын теләгән.
Очрашу ахырында Вячеслав Козлов сугышчыларга акчалата ярдәм тапшырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев