Яңа Чишмә районы башлыгы Зирекле авылында капиталь ремонт объектларын тикшергән
Зирекле лицеенда ремонт эшләре 97 %ка башкарылган.
2 декабрьдә район башлыгы Вячеслав Козлов Зирекледәге капиталь ремонт объектларында төзелеш һәм ремонт эшләренең барышы белән танышкан.
Беренче объект - лицей булган, анда ремонт эшләре подрядчылар тарафыннан 97 %ка башкарылган.
Эш сәфәре барышында район башлыгы республика программасы буенча төзелә торган объектта да булган. Бу Мидхәт Газыймов исемендәге халык иҗаты һәм көнкүреше музее. Подрядчы оешма хезмәткәрләре бу көннәрдә түбә каплау белән мәшгуль.
Һәр объектта Вячеслав Козлов җаваплы кешеләргә тиешле йөкләмәләр биргән.
Авыл объектларын капиталь ремонтлау программасын үтәү район җитәкчелегенең контролендә тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев