Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районы мәдәният учреждениеләре 2022 елның 10 ае эшенә йомгак ясадылар

Патриотик һәм рухи тәрбия бирү өстенлектә.

2 ноябрьдә Яңа Чишмә РМЙда мәдәният хезмәткәрләренең агымдагы елның 10 аенда башкарылган эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә булды. Киңәшмә эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов һәм аның социаль сәясәт буенча урынбасары Александр Еронтьев катнашты.

Узган киңәшмә беркетмәсенең үтәлеше турында район мәдәният бүлеге начальнигы Галина Носова чыгыш ясады.

Чыгыш ясаучы күп юнәлешләр буенча уңай якларны билгеләп үтте, «PRO Культура» юнәлеше буенча эшнең тиешенчә эшләнмәве турында да сөйләде. Киңәшмә барышында бу мәсьәлә берничә тапкыр күтәрелде, һәркем әлеге проблемада үз фикерен билгеләп үтте.

 

Әйтик, Яңа Чишмә ҮКС директоры Светлана Мартышова: «Бу юнәлештә эшлибез, әмма без әлегә трансляцияләрне алып барырга өйрәнмәдек һәм моның өчен яхшы интернет кирәк», - диде. 

Ул билгеләп үткәнчә, отчет чорында 718 мәдәни-массакүләм чаралар үткәрелгән.

 Сентябрь- октябрь айларында «Пушкин картасы» буенча 4 чара уздырылган, 160 билет сатылган. 

Китап күргәзмәләре төрле юнәлештә эшләүне дәвам итә. Китап фонды тулылана.

«Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре» проекты буенча 3 гариза әзерләп җибәргәннәр, тагын 6сы эшкәртелә.

Үзәк китапханәдә октябрьдән «Мәдәният һәм мәгариф» юнәлеше буенча Өченче буын Университеты эшли башлады, анда 30 кеше белем ала.

Район китапханәләре «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» патриотик акциясенә кушылган, Украина территориясендә махсус хәрби операция барышында үз бурычларын үтәүче хәрби хезмәткәрләргә ярдәм йөзеннән «Без тынычлык өчен!» дигән флэш-моб, патриотик сәгатьләр үткәрелгән.

Мөмкинлекләре чикләнгән категорияле гражданнарның өйләренә бару дәвам итә, китапханәчеләр мәгариф учреждениеләре педагоглары белән тыгыз хезмәттәшлек итә, укучылар китапханә чараларына актив йөриләр.

ҮКС сентябрь-октябрь аенда ике грант конкурсында катнашкан:  ПАО «Татнефть» - «Әдәби кафе» проектында җиһазлар алуга һәм «Халыклар дуслыгы – ил көче» гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантына.

Яңа Чишмә ҮКС директоры Валентина Семеняк чыгыш ясады.

Мәдәниятнең клуб учреждениеләре хезмәткәрләре тарафыннан 713 мәдәни-массакүләм чаралар үткәрелгән.  Муниципаль задание буенча 2 айда билетлар сатудан һәм уртак чаралардан 139612 сум акча кергән.  Сентябрь һәм октябрь айларында «Пушкин картасы» программасы буенча 9 чара үткәрелгән.

Мәдәният учреждениеләрендә терроризм белән көрәш, Бердәмлек көненә багышланган чаралар, "Дөнья күгәрчене" акциясе, әдәби – музыкаль сәгать үткәрелгән. Октябрьдә «Ак калфак» татар хатын-кызлары җәмгыяте «Иманлы бала» конкурсында катнашкан, барлык клубларда һәм мәдәният йортларында «Көзге бал» үткәрелгән.

Хисап чорында халык коллективлары барлыгы 12 фестиваль-конкурста катнашканнар

Халыкара фестивальләр - 4; бөтенроссия дәрәҗәсендәге - 3; төбәкара - 4, республика дәрәҗәсендә - 2.

 Хисап чорында Чертуш АМЙ, РМЙ һәм Волчья АМЙларыннан грантлар алуга 3 проект җибәрелгән.

Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай музееның 2022 елның сентябрь-октябрь айларында башкарылган эшләре турында аның директоры Гөлүсә Баһаветдинова чыгыш ясады.

2022 елда барлык эш формалары белән 1092 кешегә хезмәт күрсәтелгән, шулардан 18 яшькә кадәрге балалар – 587 кеше.   Сентябрь-октябрь айларында музейга барлыгы 225 кеше килгән, шуларның 18 яшькә кадәрге балалар – 106.

Мәгълүмат агымы белән традицион эшләр, туган якны өйрәнү буенча мөстәкыйль эзләнүләр алып барыла, шуның нәтиҗәсендә яңа мәгълүматлар алалар, авыл елъязмасын төзиләр һәм тулыландыралар. Яңа 3 альбом булдырылган.

Экспозиция-күргәзмә эшчәнлеге дә алып барыла: 2 хисап аенда филиал тарафыннан 3 күргәзмә, 10 чара, 1 акция һәм 12 экскурсия оештырылган.

Барлык чаралар да «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы һәм сайтында яктыртыла. Сентябрь-октябрь айларында 6 мәкалә бастырылган, музей сайтында 30 басма урнаштырылган.

Музей филиалы тарафыннан «Возрождение хранителя Памяти» темасына грант язылган. Грант БФ «Татнефть»кә җибәрелгән .

Сентябрь - октябрь айларында башкарылган эшләр хакында һәм үз шәкертләренең уңышлары турында төсле видео-хисап белән Балалар сәнгать мәктәбе директоры Ирина Слимова чыгыш ясады.

"Балалар сәнгать мәктәбе эшендә конкурс эшчәнлеге аерым урын алып тора. Бу белем бирү процессының мәгънәле нәтиҗәсе. БСМ укучылары 15 конкурс һәм фестивальдә катнаштылар.

Ике укучыбызны «Звезды из Завтра» программасына әзерләү һәм катнашу безнең мәктәпнең матур казанышларыннан берсе булды. Камилә Сәхәбиева (укытучысы Наумова Г. Г., гитара) һәм Григорий Темников (укытучысы Минаева М. Н., баян) сәхнәгә Казан камера оркестры янында чыгыш ясадылар һәм республика иҗат программасы лауреатлары булдылар.

2021-2022 уку елында бию буенча 20 мастер – класс үткәрелде, аларда 50 кеше катнашты-Олимп һәм мәктәп хезмәткәрләре.

Патриотик юнәлештәге 11 чара үткәрелде.

Грантлар буенча түбәндәге нәтиҗәләрне көтәбез: Мәдәни инициативаларның Президент фонды (РФ): номинация - «Авыл балаларына классик музыка» мәдәни-агарту проекты, Президентның Мәдәни инициативалар фондына заявка формалаштырабыз (ТР) – проект төре: креатив индустрияләр проектлары; Яшь лидерлар юнәлеше.

PRO Культура юнәлеше буенча эшне октябрьдән башлаганнар, 7 вакыйганы яктыртканнар.

 

Киңәшмәдә район мәдәният учреждениеләрен планлы тикшерү нәтиҗәләре турындагы доклад белән район Хисап палатасы рәисе Роман Губкин чыгыш ясады.

Киңәшмәгә район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов йомгак ясады, ул мәдәният учреждениеләре эшендәге кайбер кимчелекләргә тукталды: «Беренче карашка алар әлләни зур түгел кебек, менә шул зур булмаганнан - вак-төяктән башлана да инде. Шуңа күрә чараларны әзерләгәндә һәм үткәргәндә барысын да исәпкә алырга кирәк. Чираттагы киңәшмәдә мәдәният хезмәткәрләреннән яхшы нәтиҗәләр көтәбез», диде ул.

Киңәшмә ахырында Ринат Фәсахов һәм Александр Еронтьев туган көннәре булучыларны котладылар һәм истәлекле сувенирлар тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев