Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районы мәктәпләре һәм балалар бакчалары җомга ярминкәләрен үткәрүне дәвам итәләр

25 октябрьдә Ленино мәдәният йорты хезмәткәрләре Горшково, Тубылгы Тау һәм Әдәмсә АМЙлары белән берлектә Яңа Чишмә паркында үз продукцияләрен тәкъдим иткәннәр.

Сәүдә итүдә шулай ук Яңа Чишмәнең «Крепыш» һәм «Теремок» балалар бакчалары да катнашкан.

Сөт продукциясенә (каймак, эремчек, корт һәм сөт) ихтыяҗ аеруча зур булган. Йомырка, гөмбә, кышкылыкка дип әзерләнгән салатлар, ташкабаклар һәм декоратив кабаклар бик тиз сатылып беткән. Сатып алучылар шулай ук тоткычлар (прихватки) һәм хуш исле шәмнәрне дә бик теләп сатып алганнар. Киләсе ярминкәдә сатып алыр өчен йомырка һәм каймакка заказлар күп булган.
Барлык продукция сатылып беткән, диярлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев