Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районы мәктәпләре һәм балалар бакчалары «Осталар шәһәре — 2023» ярминкәсендә катнашканнар

Казанда республиканың мәгариф учреждениеләре ярминкәсе узган

Яңа Чишмә районының мәгариф учреждениеләре Казандагы традицион «Осталар шәһәре — 2023» дип аталган ярминкәдә катнашканнар. Бу хакта муниципаль районның мәгариф бүлеге үзенең ВК битендә хәбәр иткән.

Бәйрәмчә бизәлгән палаткада мәктәп яны участокларында һәм балалар учреждениеләре хезмәткәрләренең бакчаларында үстерелгән бәрәңге һәм яшелчәләр: суган, чөгендер, кыяр, болгар борычы, помидор, ташкабак, кабак сатылган.

Әлеге ярминкәдә яшелчәләрне Петропавел гомуми белем бирү мәктәбе педагоглары саткан.

Алар билгеләп үткәнчә, иң зур ихтыяҗ бәрәңге һәм суганга булган. Әлеге яшелчәләр Яңа Чишмәнекендә генә түгел, ә башка районнар чатырларында да яхшы сатылган.

«Осталар шәһәре — 2023» ярминкәсендә актив катнашканнары һәм палатканы матур итеп бизәгәннәре өчен (Яңа Чишмә балалар иҗаты үзәге һәм Акбуре башлангыч мәктәбе хезмәткәрләре эше) ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Яңа Чишмә мәгариф бүлегенә Рәхмәт хаты тапшырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев