Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районы пенсионерлары делегациясе Казанда ТР ветераннары Иҗтимагый оешмасының юбилей тантаналарында катнашкан

Әлеге чарада районның ветераннар Советы рәисе Александр Скоков ветераннар хәрәкәтен үстерүгә күп еллар дәвамында өлеш керткәне өчен медальгә лаек булган һәм «Хезмәт династиясе» номинациясендә ноутбук белән бүләкләнгән.

14 октябрьдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә республика пенсионерлар оешмасының 35 еллык юбилее уңаеннан тантаналы чара булып узган.

Бүген Татарстанда 900 меңнән артык пенсионер яши. Районнарда һәм шәһәрләрдә 55 район һәм шәһәр советы, өч меңгә якын җирле ветеран оешмасы эшли, аларда 45 меңнән артык активист исәпләнә.

Бәйрәмдә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТРның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зариповалар хәрәкәтнең иң лаеклы вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырган. Күп санлы җәмәгатьчеләр, волонтерлар һәм җитәкчеләр Республика ветераннар Советы рәисе Хәбир Иштиряков кулыннан лаеклы бүләкләр кабул иткән.

Оештыручылар тантанада катнашучыларга «Балкыш» фестивале лауреатлары тарафыннан әзерләнгән концерт программасын тәкъдим иткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев