Яңа Чишмә районы прокуратурасы «Диверсия эшчәнлеге өчен җинаять җаваплылыгы турында» аңлата
2022 елның 29 декабрендә «Россия Федерациясе Җинаять кодексына һәм Россия Федерациясе Җинаять-процессуаль кодексына үзгәрешләр кертү турында»гы 586-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә кергән.
Элек РФ Җинаять кодексында (алга таба – РФ ҖК) РФның икътисадый иминлеген һәм оборонасын җимерү максатларында шартлату, ут төртү яисә предприятиеләрне, корылмаларны, транспорт инфраструктурасы объектларын, транспорт һәм элемтә чараларын бозу, халыкның яшәешен тәэмин итү объектларын җимерүгә яисә аларга зарар китерүгә юнәлдерелгән башка гамәлләр өчен генә җаваплылык каралган иде. Күрсәтелгән гамәлләр «Диверсия» төшенчәсен күздә тота һәм РФ Җинаять кодексының 281 ст. буенча квалификацияләнә. Әлеге җинаятьләрне кылган өчен ун елдан унбиш елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.
Оешкан төркем тарафыннан башкарылган, милеккә шактый зур зыян китергән яки башка авыр нәтиҗәләр белән тәмамланган диверсия өчен, унике елдан егерме елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Әгәр дә югарыда күрсәтелгән гамәлләр кеше үлеменә китерсә, җинаятьчеләр унбиш елдан егерме елга кадәр яки гомерлеккә иректән мәхрүм ителергә мөмкин.
586-ФЗ номерлы Федераль закон (29.12.2022 ел) белән диверсия эшчәнлегенә бәйле башка гамәлләр, аерым алганда, диверсия эшчәнлегенә ярдәм итү, өйрәтү һ.б. криминальләштерелгән.
Шулай итеп, РФ ҖКның 281.1 статьясы диверсия эшчәнлегенә булышлык күрсәтү, РФ Җинаять кодексының 281 ст. каралган җинаятьләрнең берсен булса да кылуга тарту, ә аерым әйткәндә, вербовка ярдәмендә яки башкача шуңа җәлеп итү, күрсәтелгән җинаятьләрне кылу максатларында җинаятьчеләрне коралландыру яки әзерләү, шулай ук диверсияне финанслау өчен җинаять җаваплылыгын күздә тота. Югарыда күрсәтелгән гамәлләр сигез елдан унбиш елга кадәр иректән мәхрүм ителүгә китерергә мөмкин.
Күрсәтелгән җинаятьләрне кылуда булышлык итү ун елдан егерме елга кадәр иректән мәхрүм итү белән тәмамлана.
Югарыда күрсәтелгән җинаятьләрне оештырган яки җинаятьчел ниятне тормышка ашыру белән җитәкчелек иткән, шулай ук диверсияне финанслаган өчен унбиш елдан егерме елга кадәр иректән мәхрүм итү яки гомерлеккә иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәза каралган.
Диверсия эшчәнлеген гамәлгә ашыру яки РФ Җинаять кодексының 281 маддәсендә каралган җинаятьләрнең берсен булса да кылу максатыннан бу хакта белә торып белем алу РФ Җинаять кодексының 281.2 ст. буенча квалификацияләнә һәм унбиш елдан егерме елга кадәр иректән мәхрүм итү яки гомерлеккә иректән мәхрүм итүгә китерә. Шул исәптән физик һәм психологик әзерлек дәресләрендә катнашу, диверсион җинаятьләре кылу ысулларына, корал, шартлаткыч җайланмалар, шартлагычлар, агу, шулай ук әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудыручы башка матдәләр һәм әйберләр белән эш итүгә өйрәнү, гамәли күнекмәләр алу - белем алу дип санала.
РФ Җинаять кодексының 281.3 ст. диверсион төркем оештыру һәм анда катнашу өчен җаваплылыкны күздә тота.
Диверсия эшчәнлеген гамәлгә ашыру яки индивидуаль юнәлештәге бер яки берничә җинаять кылу, шулай ук диверсияне пропагандалау, аклау һәм аңа ярдәм итү максатларында башка җинаятьләр әзерләү яки башкару өчен берләшкән кешеләр төркеме диверсион төркем дип атала. Мондый төркемне булдыру, аңа һәм шулай ук аның структур бүлекчәләре белән җитәкчелек итү унбиш елдан егерме елга кадәр яки гомерлеккә иректән мәхрүм итүгә китерә.
РФ Җинаять кодексының 281.3 ст. 2 өлеше диверсион төркемдә катнашу өчен җаваплылыкны күздә тота һәм моның өчен биш елдан ун елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.
Югарыда санап үтелгән РФ ҖК статьяларының берсендә булса да каралган җинаятьне кылган шәхес, кылынган җинаять турында власть органнарына хәбәр иткән, аны булдырмауга һәм ачыклауга булышкан очракта, җинаять җаваплылыгыннан азат ителә (РФ Җинаять кодексының 281.1 — 281.3 маддәләренә искәрмә).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев