Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районы халкы мобилизацияләнүчеләргә ярдәм күрсәткән

17 ноябрьдә азык-төлекләр һәм хәрбиләргә кирәк булган әйберләр тутырылган тагын ике машина махсус хәрби операция зонасына юл алган.

Әдәмсәдән Геннадий Котов, Ришат Ситдыйков, Яңа Чишмәдән Александр Карповлар тагын бер хәйрия сәфәренең инициаторлары булганнар.

Район хакимияте бинасында урнашкан ярдәм җыю пунктында кыска вакыт эчендә безнең хәрбиләр өчен 3 тоннадан артык әйбер җыелган. Ике машинага җылы киемнәр, термо-эчке киемнәр, азык-төлекләр, запчастьләр, дарулар, тәм-томнар һәм безнең район хатын-кызлары бәйләгән йон оекбашлар, свитерлар һәм башка әйберләрне төягәннәр.

Хәйрия ярдәмен районның байтак эшмәкәрләре, фермерлары һәм битараф булмаган халкы күрсәткән.

Ярдәмегез өчен барыгызга да рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев