Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районы халкы мошенниклар аркасында 800 мең сумнан артык акчасын югалткан

Узган атнада ЭЭБнең кизү тору часте тарафыннан 39 хәбәр теркәлгән, 3 җинаять эше кузгатылган.

Үтерү белән янау

2024 елның 10 гыйнвар төнендә исерек хәлдәге гр. С., Яңа Чишмәдәге йортларның берсендә булганда, гр. П.-ның муеныннан тотып, аңа үтерү белән янаган.

Мошенниклык

2024 елның 5 февралендә билгесез шәхес Шахмай авылында яшәүче гр. Г.-ның шәхси кабинетына керә алган, аны кредит рәсмиләштерергә күндергән. Шуннан соң мошенник гр. Г.-ның  525 мең сум акчасын картадан алып, башка банк счетына күчергән.

Акча урлау

2024 елның 25 гыйнварында  сәгать уннан 10.44 сәгатькә кадәр  булган вакыт аралыгында билгесез шәхес Тубылгы Тауда яшәүче гр-ка А.-ның банк картасыннан 225 мең сум акчасын урлаган.

Без шикле шалтыратуларга җавап бирергә, үз банк карталарыгызның мәгълүматларын беркемгә дә әйтергә ярамаганын инде күп тапкырлар язган идек. Ләкин, кызганычка каршы, мошенниклык очраклары әле дә дәвам итә.

2023 елда район халкы мошенникларга 10 млн сумнан артык акчасын «бүләк иткән».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев