Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районына эш сәфәре белән Беларусь республикасыннан «5 нче номерлы юл-төзелеш тресты» ААҖ делегациясе килгән

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов белорус кунаклары белән очрашкан, ул аларга безнең район хакында сөйләгән.

Компания җитәкчелеге һәм белгечләре Яңа Чишмә районы территориясе буенча узган «Шәле — Баулы» федераль трассасы участогындагы эшләр барышын тикшергәннәр, хезмәт коллективы белән очрашуда компаниянең алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләгәннәр, шулай ук 2023 елның 1 яртыеллыгы эшенә йомгак ясаганнар.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов белорус кунаклары белән очрашу барышында алга таба да нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өмет белдергән.

Сылтама: https://vk. com/novosheshminskvk? w=wall-186453674_16772

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев