Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында алты качману купеле җиһазландырылачак

19 гыйнварда православие динендәгеләр иң төп бәйрәмнәрнең берсе — Качману бәйрәмен билгеләп үтәләр. Бу көнне изгеләндерелгән су җыю һәм өч тапкыр суга чумып, гөнаһлардан котылу йоласы узачак.

Яңа Чишмә районында буа һәм чишмәләрдә биш купель җиһазландырылачак: Яңа Чишмәдә («Елховка» чишмәсе), Волчья, Петропавел һәм Архангел Бистәләрендә һәм Екатериновка авылында.

18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә биредә, Архангел Бистәсеннән тыш, изгеләндерү йоласы, гыйбадәтләр кылу һәм коену узачак. Архангел Бистәсендә 19 гыйнвар иртәсендә литургия узачак, аннары сәгать унбердә дин тотучылар качману купельләрендә коеначаклар.

Качману купельләрендә коену вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре

18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә православие динен тотучылар христиан чиркәвенең иң борынгы бәйрәмнәренең берсен — Качману, яки «Богоявление» бәйрәмен билгеләп үтәләр. 
Изге су гөнаһлардан һәм чирләрдән котылырга ярдәм итә, дип санала. Әмма, табиблар беренче эш итеп үз сәламәтлегегезгә игътибар итүне һәм мөмкинлекләрегезгә дөрес бәя бирүне сорый. Табиблар йөрәк һәм кан тамырлары авырулары, гипертония, эпилепсия, бөер, үпкә-бронх системасы ялкынсынуы, калкансыман һәм простата бизләренең авырулары булган кешеләргә су коенудан тыелырга киңәш итә. 

Бәйрәм төнендә суда коенырга батырчылык иткән сәламәт кешеләргә дә билгеле бер кагыйдәләрне үтәргә кирәк.

Купельдә коенуның төп кагыйдәләрен искәртәбез:

— Коткаручылар күзәтүендә, яр буендагы махсус җиһазландырылган күпельләргә генә чумыгыз.

— Суда коеныр алдыннан тәнне бераз җылытыгыз: разминка ясагыз, йөгерегез.

— Купель янына ашыкмыйча гына аякларыгызга уңайлы, тайдыртмый, тиз салына торган аяк киеме киеп барыгыз. Бәке янына барганда аяк киеме (ботинка) яки йон оекбаш киегез.

— Бәке янына барганда, шуны онытмагыз: юл тайгак булырга мөмкин. Игътибарлы булыгыз.

Купельгә кергәндә суга башны юешләтмичә генә чуму яхшырак, бу баш миендәге кан тамырларының рефлектор кысылуын булдырмаска мөмкинлек бирәчәк. Бәкегә беркайчан да баш белән чуммагыз.

-Суга беренче тапкыр кергәндә, үзегезгә тиз арада аяк белән басарлык тирәнлекне табарга тырышыгыз, әмма йөзмәгез. Тәнне артык суытудан саклар өчен, бәкедә бер минуттан да артык тормагыз. 

-Судан чыгуга тәнегезне сөлге белән сөртеп алыгыз һәм коры кием киегез.

— Иммунитетны ныгыту һәм тәннең артык суынуын булдырмас өчен җиләк-җимешләр салынган термостан кайнар чәй эчегез.

Бәйрәм көнендә бәхетсезлек очраклары булмасын өчен, түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:

— бәйрәм чараларын уздыру барышында аны оештыручыларның барлык таләпләрен һәм тәкъдимнәрен үтәргә; 

— спиртлы эчемлекләр кулланмаска; 

— җәмәгать тәртибен бозмаска, үз белдегең белән зур төркемнәрдә боз өстенә чыкмаска; 

-бәке янына автотранспорт белән килмәскә; 

— бәйрәм чараларында катнашучы балаларны ата-аналар яки өлкәннәр күзәтүеннән башка калдырмаска.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев