Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында аучылык җирләрен эшкәртү төгәлләнгән

Аучылык хуҗалыклары территорияләрен тикшергәндә һәм эшкәрткәндә авыру һәм үлгән хайваннар табылмаган.

Кыргый хайваннар арасында йогышлы авыруның таралмавына юл куймау буенча чаралар узган атнада тәмамланган. Яңа Чишмә ветеринария берләшмәсенең эпизоотиягә каршы эш буенча начальник урынбасары А. Л. Петров биргән рәсми мәгълүматлар буенча, тикшерү һәм эшкәртү производство аучылык инспекторы А. А. Михайлов һәм аучылык хуҗалыгы директоры В. М. Носовец катнашында Яңа Чишмә районы территориясендә биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгече В. В. Ведякин белән берлектә үткәрелгән.

Дуңгызларда африка чумасы, ящур (тилчә), йогышлы төенчекле дерматит, шулай ук хайваннар һәм кешеләр өчен аеруча куркыныч булган башка авыруларга каршы ветеринария эшкәртүе түбәндәге территорияләрдә үткәрелгән:

— гомуми кулланышта булган аучылык җирләрендәге 750 квадрат метр мәйданлы биш тукландыру мәйданчыгында;

-«Красновидово» аучылык хуҗалыгының 900 квадрат метр мәйданлы алты тукландыру мәйданчыгында;

Реклама

— «Беркут» аучылык хуҗалыгының гомуми мәйданы 1,2 гектар булган сигез тукландыру мәйданчыгында.

Районның аучылык хуҗалыклары территорияләрен эшкәртү һәм тикшерү барышында авыру һәм үлгән хайваннар табылмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев