Яңа Чишмә районында автомобиль янган
Яңа Чишмә районында (Казан-Оренбург юлының 157 чакрымында) җиңел машина янган.
Янгын турында хәбәр 4 ноябрьдә 18 сәгать 05 минутта килеп ирешкән. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, машина тулысынча ут белән камап алынган булган. Хуҗасы машинаның хәрәкәт вакытында янып киткәнен аңлаткан. Нәтиҗәдә, Lada Largus машинасы тулысынча янып беткән. Беренчел версия буенча, янгынның сәбәбе - автомобиль системалары, механизмнары һәм узелларының төзек булмавы.
Шофер үзе генә булган, аның сәламәтлегенә зыян килмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев