Яңа Чишмә районында чүп ташучы яңа машиналар эшли башлаячак
Татарстанның Әлмәт, Аксубай, Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнарына хезмәт күрсәтү өчен каты коммуналь калдыкларны (ККК) чыгару буенча «Гринта» төбәк операторы чүп ташучы 12 һәм металл ватыклары ташучы ике машина (ломовоз) сатып алган. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алты машина Әлмәт шәһәрендә ККК өчен мәйданчыкларга хезмәт күрсәтәчәк, ә калганнары өч районга җибәреләчәк. Чүп ташучы һәр машина 10 куб метрдан 22 куб метрга кадәр калдыкны сыйдыра, каты коммуналь калдыкларны җыю һәм пресслау өчен яңартылган җайланмалар белән җиһазландырылган.
«Яңа махсус техника хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртырга ярдәм итәчәк, чөнки ул эш вакытында азрак тавыш чыгара, фильтратның юлларга эләгү мөмкинлеген булдырмый торган тулысынча герметик кузовларга ия, шулай ук ремонтка сирәгрәк мохтаҗ», - дип аңлаттылар компаниянең матбугат хезмәтендә.
Машиналар теркәлү һәм техник тикшерүләрне узган инде, якындагы атналарда алар маршрутка чыгачак, калдыкларны җыюга һәм чыгаруга керешәчәк. Шул исәптән компания С категорияле машина йөртүчеләрне һәм оператор-грузчикларны эшкә чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев