Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында ел буена 71 бала туган

Яңа Чишмә ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча 2022 елда Яңа Чишмә районында 71 бала туган.

Алар арасында 43 малай һәм 28 кыз. Ә 2022 елның декабрендә 8 сабый (4 кыз һәм 4 малай) туган.

2023 елда ЗАГС бүлеге тарафыннан бала туу турындагы беренче актлы язма төзелгән. 30 декабрьдә район үзәгеннән Наталья һәм Дмитрий Еронтьевлар гаиләсендә өченче бала туган. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Алия Миръякупова гаиләгә Татарстан Президентының котлау открыткасын тапшырган.

2022 елда районда 201 кеше (80 хатын-кыз һәм 121 ир-ат) вафат булган. Декабрьдә 15 кеше бакыйлыкка күчкән (10 ир-ат һәм 5 хатын-кыз).

2022 елда 56 пар никахлашкан, 30 гаилә аерылышкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев