Яңа Чишмә районында яшәүче ике кеше руль артында исерек килеш булган
Яңа ел бәйрәмнәрендә ЮХИДИ хезмәткәрләре автотранспорт белән исерек килеш идарә итүнең ике очрагын ачыклаганнар.
2023 елның 1 гыйнварында Шахмай авылында яшәүче гр. Ш. исерек хәлдә «Шевроле» а/м руле артына утырган.
2023 елның 3 гыйнварында ЮХИДИ хезмәткәрләре Яңа Чишмә - Чуаш Чабаксары автоюлында «Лада-гранта» машинасын туктатканннар, а/м руле артында исереклек билгеләре белән Чуаш Чабаксарында яшәүче 56 яшьлек хатын-кыз булган.
Гражданнарның икесенә дә 30шар мең сумлык штраф һәм ким дигәндә ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү куркынычы яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев