Яңа Чишмә районында яшәүче үзбәкләр үз илләренең Президентын сайлауда катнашканнар
2023 елның 9 июлендә Үзбәкстан Республикасында Президент сайлаулары узачак. Шуңа бәйле рәвештә Татарстанда яшәүче Үзбәкстан гражданнарына үз илләре Президенты вазифасына кандидатлар өчен вакытыннан алда тавыш бирү мөмкинлеге бирелгән.
Вакытыннан алда тавыш бирүдә Яңа Чишмә районында яшәүче үзбәкләр дә катнашкан.
Вакытыннан алда тавыш бирү Татарстанда 28 июньнән 5 июльгә кадәр уза. Республикада вакытыннан алда тавыш бирүне тәэмин итүче өч күчмә комиссия төзелгән.
Безнең районда яшәүче 9 сайлаучы 3 июльдә Чистайга вакытыннан алда тавыш бирү өчен барган, ә өч кеше Казанда тавыш биргән. Ике Үзбәкстан гражданы 9 июльдә Үзбәкстанда сайлауларда катнашу өчен туган илләренә киткән.
— Без, өйдән ерак булсак та, булачак Президент өчен тавыш бирү мөмкинлеге булуына һәм үз илебез тормышында катнашуыбызга шатбыз, — дигән Яңа Чишмәдә яшәүче Жамолоддин Одинаев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев