Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында яшүсмерләр арасында хокук бозулар арткан

Бу ни өчен шулай һәм моның белән ничек көрәшергә?

Бу хакта белергә кирәк


Районда яшүсмерләр җинаятьчелеген анализлау (2020-2023 еллар) яшүсмерләр арасындагы хокук бозуларның күп тапкырга артуын күрсәткән. Бу хакта район хакимиятендәге чираттагы утырышта фикер алышканнар. Балигъ булмаганнар катнашындагы җинаятьләргә, аларның сәбәпләренә һәм барлык профилактика субъектларының эшчәнлегенә анализ ясап, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе секретаре Наталья Ембахтова чыгыш ясады.

         БЕЛЕШМӘ

 2020 елда: 2 балигъ булмаган бала 2 җинаять кылган,
 2021 елда: 1 яшүсмер 1 җинаять кылган,
 2022 елда: 1 яшүсмер 1 җинаять,
 2023 елда: 5 балигъ булмаган бала 6 җинаять кылган.
2024 елның 6 аенда балигъ булмаганнар тарафыннан 1 җинаять теркәлгән.

Балигъ булмаганнар тарафыннан җинаять кылуның төп сәбәбе - гаиләнең имин булмавы. Хокук бозуларны профилактикалау максатларында Яңа Чишмә районында профилактика субъектлары тарафыннан гаиләнең имин булмавы һәм яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалау инспекторы белән берлектә мондый гаиләләрне ачыклау, ПДНга һәм «Кайгырту» ХСХКҮгә исәпкә кую буенча эш алып барыла.     

Нормаль социаль һәм психологик шартларда булган яшүсмер беркайчан да җинаять кылмаячак. Хокук бозучы яшүсмер - дөрес булмаган тәрбия һәм начар үрнәк нәтиҗәсендә җинаять кылган гади балалар икәнен онытмаска кирәк. Балигъ булмаган бала үзвакытында әти - әнисенең яратуыннан һәм игътибарыннан мәхрүм калганга күрә җинаятьче булгандыр, дип әйтеп була.

    БЕЛЕШМӘ

2020 елда балигъ булмаганнарга карата җинаятьләр теркәлмәгән.
2021 елда ата-аналар тарафыннан балаларга карата кылынган 3 җинаять ачыкланган.
2023 елда - балигъ булмаганнарга карата 9 җинаять кылынган.
2024 елның 6 аенда балигъ булмаганнарга карата 5 җинаять теркәлгән. 

Россиядә балигъ булмаганнар эшләре буенча Комиссия төзелгәнгә инде 100 елдан артык вакыт үткән, аңа балаларны һәм яшүсмерләрне социаль яктан тәрбияләү, балачакны саклау, балигъ булмаганнарның караучысыз калулары белән көрәшү һәм алар тарафыннан кылынган хокук бозуларга юл куймау эшләре йөкләнгән. Тора-бара гаилә һәм балалар турында кайгыртуны үз эченә алган әлеге эшчәнлек күп кешеләр тарафыннан турыдан-туры дәүләт бурычы буларак кабул ителә башлаган. Күпләр РФ СКның 63 маддәсенең 1 пунктында язылганнарны белүне бөтенләй кирәк дип санамый. Анда болай диелгән:  

Ата-аналар үз балаларын тәрбияләү һәм үстерү өчен җаваплы. Алар үз балаларының сәламәтлеге, физик, психик, рухи һәм әхлакый үсеше турында кайгыртырга тиеш. Ата-ананың үз балаларын тәрбияләү хокукы барлык башка затлардан да өстенрәк булып тора.

Дәүләт яшүсмерләрнең хокукларын яклау һәм кайгырту турындагы җаваплылыкны үз өстеннән төшерми. Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе, балигъ булмаганнарның караучысыз калуларын һәм хокук бозуларын профилактикалау системасының даими эшләүче коллегиаль органы булып тора.

Профилактик эш белән мәшгуль булган учреждение органнары авыр тормыш хәленә очраган һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә ведомствоара рейдлар үткәрә, алар гаиләдәге уңай булмаган күренешләрнең башлангыч этапларында ярдәм күрсәтү, исәпкә алу, балигъ булмаган балаларга карата рәхимсез мөгамәлә барлыкка килүгә юл куймау максатыннан оештырыла. Балаларның гаиләләрдә яшәү шартлары да даими тикшерелә. 

 Гаиләләргә барган вакытта янгын куркынычсызлыгы чараларына, коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар булу-булмауга, газ, электр белән тәэмин ителешкә аерым игътибар бирелә. Гаиләләр белән балигъ булмаганнарны карау һәм тәрбияләүдә җаваплы булу, ата-аналарның эшкә урнашулары һәм, кирәк булганда, алкогольгә бәйлелектән дәвалау хакында әңгәмәләр үткәрелә.

        2024 елның 1 нче яртыеллыгында «Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмат системасына профилактика субъектларыннан 7 сигнал кергән: Яңа Чишмә РҮХдән - 3, полиция бүлегеннән - 3, «Кайгырту» ХСХКҮдән - 1. 

8 бала тәрбияләнгән 2 гаиләне ведомствоара исәпкә куйганнар.  

3 гаилә исәптән төшерелгән: икесе - уңай реабилитацияләнгән, 1 гаилә - ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән.

Бүгенгесе көндә 5 гаилә ведомствоара социаль патронатта тора, шуларның 3се - күп балалы, 1се опекун гаиләләр.   

  
Социаль яктан имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнгән һәм берничә төр исәптә торучы балигъ булмаганнарның мәшгульлегенә килгәндә, шуны билгеләп үтәргә кирәк: мәктәптә укучылар төрле түгәрәкләргә йөри, шуларның өчесе - 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар җәйге чорга вакытлыча эшкә урнаштырылган. 

ПДНда исәптә торган балигъ булмаган балалар да өстәмә дәресләрдә мәшгуль: төрле түгәрәкләргә йөриләр, икесе вакытлыча эшкә урнаштырылган. Балаларның барысы да төрле секцияләргә, авыл мәдәният йортларына, китапханәләргә йөриләр, яшәү урыны буенча мәдәният бүлеге чараларында катнашалар.  Төрле исәптә торучы 15 бала «Галактика балалары» палаткалы лагерында ял иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев