Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында «Игелекле Яңа Чишмә» волонтерлык төркемнәре актив эш алып бара

Район волонтерлык хәрәкәтенең 9 айлык эш нәтиҗәләре.

«Аҗаган» яшьләр-яшүсмерләр клубы базасында «Добрый Новошешминск» («Игелекле Яңа Чишмә») дигән ирекле берләшмә эшли.

Үзара ярдәм һәм киң җәмәгатьчелек файдасына игелекле гамәлләр кылу — волонтерлык эшчәнлегенең нигезе булып тора. 

Безнең район волонтерлары паркларны төзекләндерү белән шөгыльләнәләр, өмәләрдә катнашалар, чәчәкләр, куаклар һәм агачлар утырталар; приютлардагы хайваннарга ярдәм итәләр; яшьләр арасында наркомания һәм җинаятьчелекне профилактикалау максатыннан балигъ булмаган яшүсмерләр белән әңгәмәләр коралар; хезмәт һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарына, өлкәннәргә, инвалидларга, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләргә булышалар.

«Игелекле Яңа Чишмә» хәрәкәте өч төркемнән гыйбарәт: «Көмеш волонтерлар» (55 яшьтән алып 79 яшькә кадәрге 25 кеше ), «Җиңү волонтерлары» (43 кеше) һәм «Ирекле волонтерлар» (13 яшьтән алып 54 яшькә кадәрге 246 кеше). 

Барлык төркемнәр дә «Без бергә» Бөтенроссия акциясендә актив катнашалар, СВО зонасында булган сугышчыларга һәм аларның туганнарына ярдәм күрсәтәләр. 

Яңа Чишмә районында «Игелекле Яңа Чишмә» волонтерлык төркемнәре актив эш алып бара

Районнан җыеп җибәрелгән гуманитар йөкләрнең барысында да «коры душ» була. Волонтерлар аларны 3000 данә, ә тирән булмаган яраларны, җәрәхәтләрне һәм пешкән урыннарны эшкәртү өчен дәвалау мазен 100 данәдән артык күләмдә ясаганнар. Алар мазьларны хәрбиләрнең әниләре, хатыннары һәм якыннары белән бергә кулдан ясыйлар. 

Шулай ук волонтерлар тарафыннан 10 кг коры аш ясалган һәм җиләк-җимеш киптерелгән. 

— Коры ашлар ясау идеясе гуманитар йөк белән СВО зонасында булган волонтерларның хәрбиләр белән аралашуыннан соң барлыкка килде, — ди районның волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Снежана Маланчева. — Волонтерлар сугышчыларның ашау белән тәэмин ителгәннәрен, әмма еш кына өйдә пешерелгән кайнар шулпаны искә төшерүләрен әйттеләр. Озак уйлап тормыйча, без сублимацияләнгән борщ ашларын әзерләргә булдык. Бу кыр шартларында туклануның иң уңайлы һәм тиз ысулы. Әлеге туклыклы һәм тәмле ашны блиндаж шәмнәре ярдәмендә җылытып та була. Пакетны ачып, кайнар су саласың да — аш әзер!

Волонтерлар шулай ук окоп шәмнәре ясау инициативасын да хуплаганнар, алар бу процессны өйрәнеп, 400 данә шәм әзерләгәннәр. Бу эш бик күп вакытны таләп итә, әмма волонтерлар шушы «игелек утлары» һәр солдатны җылытыр, дип өметләнәләр.

Яңа Чишмә районында «Игелекле Яңа Чишмә» волонтерлык төркемнәре актив эш алып бара

Алар Яңа Чишмә Интернат-йортында яшәүче «Көмеш волонтерлар» белән берлектә «Кулдан токмач кисү» акциясендә катнашканнар.

— Интернат-йортта яшәүче 91 яшьлек тыл хезмәтчәне Анна Ивановна Иванованың безнең белән булуы аеруча сөендерде, — дип дәвам итә сүзен Снежана. 

Яңа Чишмә районында «Игелекле Яңа Чишмә» волонтерлык төркемнәре актив эш алып бара

Моннан тыш,"Көмеш волонтерлар" хәрбиләр өчен хуш исле үләннәр киптерү идеясен дә тәкъдим иткәннәр һәм җәйдән үк бу эш белән шөгыльләнә башлаганнар. Хәзер инде үләннәрнең 300 төргәктән торган беренче партиясе әзер. Барлык үләннәр төргәкләргә тутырылып беткәч, хуш исле шифалы чәйне башка гуманитар ярдәм белән бергә СВО зонасына озатачаклар.

— Егетләр өй җылысын тойсыннар, безнең алар турында кайгыртуыбызны белсеннәр, — диделәр «Көмеш волонтерлар».

Яңа Чишмә районында «Игелекле Яңа Чишмә» волонтерлык төркемнәре актив эш алып бара

ИГЕЛЕК ҮЗӘГЕН (ДОБРО. ЦЕНТР) ачуга лицензия килешүенә кул кую районның волонтерлар хәрәкәте өчен мөһим вакыйга булган.

Республикада барлыгы 213 оешма заявка биргән, әмма финалга Татарстан Республикасыннан 9 ирекле берләшмә чыккан (шул исәптән безнең районнан да).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев