Яңа Чишмә районында исерек килеш руль артында йөргән шоферның автомобиле конфискацияләнгән
Яңа Чишмә районы прокуратурасы 52 яшьлек гр. С.- га карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган.
Суд аны РФ ҖКың 264.1 ст. 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан (исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен адм. җәзага тартылган килеш кабат исерек хәлдә руль артына утыру).
2023 елның 19 июлендә гр. С. исерек килеш руль артында йөргән өчен 1 ел да 8 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән, 30 000 сум күләмендә штраф түләгән. Әмма тиешле нәтиҗәләр ясамаган һәм 2024 елның 26 июнендә машина белән кабат исерек хәлдә идарә иткән. Ул полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган.
Гр.С. үз гаебен таныган. Суд аңа 160 сәгатьлек мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләгән. Хөкем ителүче ир-атның автомобиле дәүләт хисабына конфискацияләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев